Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда “Россия чаңгы юлы -2024” чарасы үтте

Районда “Россия чаңгы юлы -2024” чарасы үтте. Киңколачлы кышкы спорт ярышы республика күләмендә уздырылды. Спортчылар чаңгы базасына җыелды.

Көн салкын булуга карамастан, йөзләрчә актив тормыш рәвешен яратучы гаммәви чаңгы ярышына кушылды һәм ялларын күңелле итеп үткәрде. 

Чаңгы спортын яратучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул әлкилеләрнең спортның күп төрләре белән шөгыльләнүләрен, шуларның берсе чаңгыда йөрү булуын ассызыклады. 

–    Сәламәт тәндә сәламәт акыл. Чаңгыга басып, көчләрен сынап карарга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Спорт ул – тормыш рәвеше һәм бу инде күптән гади сүзләр генә түгел, ә чынбарлык. Ел саен чаңгы спорты белән физик әзерлеге төрле булган кешеләр шөгыльләнә. Монда спортчылар да, чаңгыда шуарга яратучылар да бар. Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан быел Гаилә елы дип игълан ителде.  Шуңа да буыннарны берләштереп, гаиләләре белән чаңгыда шуарга яратучылар барлыгы аеруча сөендерә. “Россия чаңгы юлы-2024” тә катнашучыларга күңел күтәренкелеге һәм нык сәламәтлек телим, – дип ассызыклады ул. 

Чараның рәсми өлешеннән соң, чаңгыга басучыларның барысына берьюлы старт бирелде. Хезмәт коллективы вәкилләре, балалары белән әти-әниләр, спорт яратучылар, ветераннар тарассага чыкты. Кемгәдер нәтиҗә мөһим, икенчеләргә күңел өчен дистанцияне үтәргә генә кирәк иде. 
Ярыш булгач, билгеле, нәтиҗәләр каралды. 

–     Ярыш югары дәрәҗәдә үтә. Биредә спорт яратучылар һәм танылган ярыш җиңүчеләре дә бар. Шуңа да һәркем дистанцияне әзерлегенә һәм мөмкинлегенә карап үтәчәк, – дип, ярышны бәяләде яшьләр сәясәте һәм спорт буенча баш белгеч Гөлүсә Исламова. 
Ярышлар, яшь үзенчәлекләренә карап, 5кә бүлеп үткәрелде. 3 чакрымлы дистанцияне 18-29, 30-39, 40-49, 50 яшь, 60 һәм аннан өлкәнрәк ир-ат һәм хатын-кызлар үтте. 

Ярышта теләге булган һәркем катнаша алды. Иң кечкенә ярышчы – 3 яшьлек Ясминә. Аның 6 яшьлек абыйсы Рияз да чаңгыга баскан. Бәйрәмгә алар әниләре һәм дәү әниләре белән килгән. 

–     Чаңгы ярышында катнашу ул – сәламәтлекне ныгыту һәм көчеңне сынап карау мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте яшь ярышчыларның әнисе Гөлия Миңнеголова. 

Күптәнге гадәт буенча чаңгыда йөрергә яратучы өлкәннәр – 60 яшьләрен тутыручылар да катнашты. Мәсәлән, Карга авылыннан Харис Хисмәтов, Иске Матактан Галина Исәева, Базарлы Матактан Ләлә Билалова һәм башка күпләр. 
Һәр яшь төркемендә 1-3 урын алучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Ул көнне ГТО күрсәткечләрен бирү мөмкинлеге дә тудырылды. Теләүчеләргә кайнар чәй, камыр ризыгы һәм пылау тәкъдим ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев