Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәис һәм Ләйлә Гаязовлар турнир оештырды

Атна саен диярлек "Алинә" универсаль спорт залында төрледән-төрле спорт ярышлары үтеп тора. Узган атнада районның хатын-кызлар командалары арасында чираттагы волейбол турниры узды. Әлеге бәйге Юристлар көненә багышлап оештырылды.

Турнирда "Альянс" (Базарлы Матак урта мәктәбе, гимназия), "Юрист" (хокук органнары), "Гранит" (район советы һәм башкарма комитеты), "Медик", ДЮСШ һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге хатын-кызлар командалары катнашты. Турнирны үткәрүдә Рәис Гәрәфетдин улы һәм Ләйлә Солтан кызы Гаязовлар зур матди ярдәм күрсәтте, кубоклар аларның средстволарына сатып алынды.
Турнир башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин уенчыларга уңышлар теләп чыгыш ясадылар.
Беренче булып уен мәйданына Чуаш Кичүе авыл җирлеге җыелма командасы һәм "Гранит" чыкты. Бу командаларның икесе дә инде шактый тәҗрибәлеләр. Әмма Чуаш Кичүе кызларына, күрәсең, оешканлык җитеп бетмәде. Бу команданың яшь, тәҗрибәсе азрак уенчылар белән тулылануы да бәлки үз ролен уйнагандыр. Кыскасы, "Гранит" 2:0 исәбе белән җиңү яулады.
"Медик" һәм "Альянс" уенчылары да җиңү өчен киеренке көрәш алып бардылар. Бәйге башта бер дәрәҗәдә диярлек барды, командаларның берсе дә алга ыргыла алмады. Өченче сет кына җиңүчене ачыклады: "Альянс" өстен чыкты. Әйтергә кирәк, гимназия директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге бу команданың волейболчы кызлары бик матур уен күрсәттеләр. Исәп 2:1.
ДЮСШ һәм Чуаш Кичүе командалары очрашуында ДЮСШ ышанычлы җиңү яулвды (2:0).
"Юрист" һәм "Медик" командалары да, оста уен күрсәтеп, җанатарларны һәрдаим киеренкелектә тоттылар. Әйтергә кирәк, бәйгенең спонсоры Ләйлә Гаязова үзе дә "Юрист" составында уйнады. Һәр очко өчен командалар арасында кискен көрәш барды. "Медик", күрәсең, азрак йомшаклык күрсәтте. "Юрист" аны 2:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.
Үзләренең инде көчле булуларын раслаган "Гранит" һәм ДЮСШ командалары арасындагы уен да тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Башта "Гранит" үзенең өстенлек яулыйсына өметләндергән иде, әмма ДЮСШ алга ыргылыш ясады һәм 2:0 исәбе белән җиңеп чыкты.
Алтынчы уенда "Юрист"ның уенчы кызлары үзләренең җиңелмәс булуларын тагын бер кат расладылар. "Альянс"тан алар 2:0 исәбе белән өстен чыктылар.
Иң киеренке һәм кызыклы уеннар, билгеле, призлы урыннар өчен алышта -финалда булды. Өченче һәм дүртенче урыннар өчен "Альянс" һәм "Гранит" көрәште. Өстенлек әле бер, әле икенче команда ягына күчте. Ике сет 1:1 исәбе белән төгәлләнде. Өченче сетта "Альянс" "Гранит"ны бирелергә мәҗбүр итте.
Соңгы алыш иң көчлеләр - "Юрист" һәм ДЮСШ командалары арасында барды. Ике команда да беренчелекне яулау өчен бөтен тырышлыгын куйды. Алай да фортуна "Юрист" ка елмайды. Нәтиҗә - 2:0.
Шулай итеп, "Юрист" - беренче, ДЮСШ - икенче, "Альянс" өченче урыннарны алдылар. Иң яхшы уенчылар дип "Юрист"тан Мария Ярославлева, ДЮСШ тан Зилә Садыйкова, "Альянс"тан Ләйлә Даут кызы Гаязова табылды.
Бәйгенең спонсорлары Ләйлә һәм Рәис Гаязовлар җиңүчеләргә кубоклар һәм грамоталар тапшырдылар. Алар мондый спорт ярышларының алга таба да даими үткәрелеп торуын теләделәр, волейболчы кызларыбызга уңышлар юрадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"