Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россиядә ут эстафетасы башланды

25 гыйнварда - Студентлар көнендә Владивостокта 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиада утының Россиядәге эстафетасы башланды. 161 көн эчендә Универсиада уты Владивостоктан Казанга кадәр юл үтәчәк.

Казан Универсиадасы уты үткән елның 12 июлендә тантаналы төстә Парижда Сорбонна университетында кабызылган иде. Чөнки нәкъ менә Парижда 1923 елда тәүге тапкыр Халыкара студентлар спорты уеннары оештырыла. 15 июльдә исә Универсиада уты "Седов" судносы командасына тапшырылды. Ут урнаштырылган махсус капсула ярты ел дәвамында дөнья тирәли сәяхәттә 50 гә якын эре студентлар үзәгендә булды, 45 мең диңгез миле озынлыгында юл үтте. Дөрес, Универсиада утын Владивостокка Кореядан самолет белән кайтарырга туры килде. Чөнки диңгез эстафетасының соңгы этабында "Седов" паруслы судносы бик каты штормга эләкте. Шуңа, судно аны билгеләнгән вакытка Приморье башкаласына кайтарып җиткерә алмас дип, утны очкычта алып килделәр.Владивостокта узган каршы алу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
25 гыйнварда Универсиада уты эстафетасының Россиядәге өлеше рәсми төстә старт алды. Әлеге чарада Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
"Седов" судносы вәкиле Анатолий Васильев утны башта ФИСУның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцинга тапшырды. Аннары факел Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин кулына күчте. Эстафетада утны беренче булып алып бару хокукы "Ак барс" хоккей командасы капитаны Алексей Морозовка бирелде.
"Бездә 6 июль көнне җылы булачак. Сезне Казанда көтәбез",-диде Рөстәм Миңнеханов. Казан белән Владивостокны тоташтырган телекүпер ярдәмендә бу чараны Татарстан башкаласыннан да күзәттеләр.
Универсиада уты Владивостокта бер ай дәвамында янып торачак. Аннан соң ул Хабаровскига күчерелә, ә аннан утның сәфәре бөтен Россия буенча дәвам итәчәк. Ут йөртүчеләр Россиянең утызлап студентлар үзәгендә булачак. Универсиада уты Якутск, Красноярск, Новосибирск, Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Рсстов-Дон, Владимир, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Оренбург, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләргә сәфәр кылачак. Шуннан соң Универсиада уты Татарстанның барлык 43 муниципаль районында булып чыгар, дип ниятләнә. Эстафета 6 июльдә - Универсиада башланган көнне Казанда төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада