Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рухлары көчле, омтылышлары зур

6 декабрьдә районыбыз инвалидлары "Алинә" универсаль спорт залына җыелдылар. Соңгы елларда урнашкан күркәм традицияне дәвам итеп, быел да алар Халыкара инвалидлар көнен төрле спорт ярышлары белән билгеләп үттеләр. Бәйгеләрдә катнашып көч сынашу белән бергә, үзләренең тормыш-көнкүрешләре турында сөйләштеләр, шатлыкларын, проблемаларын бүлештеләр. Район мәдәният йорты үзешчәннәре концерты исә аларның күңелләрен тагын...

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Каюм Фәсахов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Базарлы Матак урта мәктәбе, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бу көнне инвалидлар рәхәтләнеп ял итсен, үзләре теләгән спорт чараларында катнаша алсын өчен барын да эшләделәр. "Алинә" спорт залында шатлык, теләктәшлек рухы хөкем сөрде, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Биредә Чуаш Кичүе авылыннан Румия һәм Сәлимә Сингатуллиналарның оста итеп агачтан ясалган кул эшләнмәләре, Базарлы Матактан Оксана Разинаның бәйләгән әйберләре, бүтән инвалидларның эшләре күргәзмәгә куелган иде. Базарлы Матактан Адрей Зинкинның акварель белән ясаган рәсемнәре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Спорт залында инвалидлар авыр-авыр герләрне кулларында уйнаттылар, кул көрәштерделәр, яткан килеш штанга күтәрделәр, шашка, шахмат, теннис буенча ярыштылар. Шунысы сөенечле: битарафлар булмады, һәркем бәйгеләрдә актив катнашырга, тамашачыларны ни белән дә булса гаҗәпләндерергә омтылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, күпләр спортның байтак төрләре буенча үзләренең нык осталыкка ирешүләрен исбатлый алдылар. Моны үзләре күреп инанган тамашачылар аларны ихластан алкышладылар. Каюм Минвәлиевич ярышларда катнашучыларны кызыксындыруның барлык стимулларын да күздә тоткан: Мактау грамоталарына, истәлекле бүләк-призларга күпләр ия булды. Бер сүз белән әйткәндә, чара яхшы әзерлек һәм оешканлык белән үтте.
Шашка буенча ярышларда узган бәйгеләр җиңүчеләре кабат үз сәләтләрен күрсәттеләр. Инвалидлар җәмгыяте идарәсе рәисе Петр Бровков (Иске Матак) һәм Хәмзә Кабаев (Урта Әлки) беренче һәм икенче урыннарга ия булдылар. Шахматта исә Базарлы Матактан Николай Атамановка тиңнәр булмады, ә Түбән Әлкидән Роберт Зарипов икенче урынны алды.
Гер күтәрү ярышлары аеруча зур кызыксыну уятты. Үзенең осталыгын күрсәтергә мәйданга РФ спорт мастеры Әнвәр Галимов чыкты. Ул ике потлы герне 80 мәртәбә күтәрде. Базарлы Матактан Рамазан Сәлахов исә шундый ук герне 50 тапкыр кулында уйнатты. Бокс буенча СССР спорт мастеры, армспорт, ядрә этү, туристлык буенча ТР чемпионы Илшат Нуретдинов барыннан бигрәк гәҗәпләндерде - ул ике потлы герне уң кулының чәнти бармәге белән күтәрде.
Районыбыз инвалидлары арасында хәзер теннис та популяр спорт төренә әверелде. Каргадан Фәнис Низамов теннис ярышында беренче урынны алды. ә Илшат Нуретдиновка икенче урын елмайды.
Аркада яткан килеш штанга күтәрүдә дә Фәнис Низамовка тиңнәр булмады. Хәер ул бит инде спортның бу төрендә үз үлчәү категориясендәге яшьләр арасында РФ призеры, ТР чемпионы исемнәрен яулады. Фәнис районда иң оста теннисчы да.
Армспорт бәйгесендә призлы урыннарны даулаучылар күп булды. Киеренке ярышта Үргәгардан Гөлсинә Фәритова үзенең иң көчле булуын раслады. Көчледән-көчлеләр белән ярышырга дип сөйкемле, сылу япь-яшь кыз Оксана Разина чыккач, тамашачылар бераз аптырап та калган иде. Оксана нәфис кулларының егәрле булуын тиз күрсәтте. Ул Г.Фәритовадан гына калышып, икенче урынны алды, калган көндәшләрен исә бик тиз бирелергә мәҗбүр итте.
Ярышлардан соң бәйрәмнең тагын бер күңелле өлеше Базарлы Матак мәктәбендә көтә иде. Мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында кунаклар район үзешчәннәре концертын карап кинәнделәр. Хәер, биредә дә алар пассив тамашачы гына булмадылар, үз осталыкларын, талантларын да күрсәттеләр. Әвгать Локманов (Базарлы Матак), 82 яшьлек Шәһидә Мөхәммәтҗанова (Татар Борнае) башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Истәлекле призлар белән бергә, бәйрәмдә катнашучыларга күчтәнәч пакетлар да өләштеләр. Бәйрәм өстәлен һәм бүләкләрне әзерләүдә район хакимияте, Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды, шулай ук депутат Илшат Хәйруллин, эшмәкәр Гүзәл Төхвәтуллина, "Хузангай" АХҖК җитәкчесе Евгений Чугунов зур ярдәм күрсәттеләр.
Инвалидлар өчен оештырылган бу бәйрәм чарасы гаять югары дәрәҗәдә үтте. Бәйрәм кунаклары үзләренең көчле рухлы, талантлы булуларын, язмыш сынаулары һәм тормыш кыенлыклары алдында югалып калмауларын тагын бер кат расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"