Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Үткән атнада "Алинә" универсаль спорт залында район пенсионерлары Спартакиадасы булды. Әлеге зур спорт бәйрәме быел Казанда узасы 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиадага багышлап үткәрелде.

"Алинә"дә нигездә яшьләр катнашында спорт чаралары оештырылып килде. Ә узган шимбәдә зур спорт залы тулы өлкәннәр иде. Алар ярышларга дәртләнеп тә, дулкынланып та әзерләнделәр.
Әйтергә кирәк, районыбызда "Россия пенсионерлар берлеге"нең җирле бүлеге эшли башлагач, лаеклы ялдагы өлкәннәребез тормышы күзгә күренеп җанланып китте. Җирле бүлекнең җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина пенсионерлар арасында мәдәни, спорт чаралары, сәламәтлек, медицина темасына лекция-әңгәмәләр оештыру өчен күп көч куя. Пенсионерлар берлеге өлкән яшьтәгеләргә яңа сулыш өргәндәй булды.
Күп пенсионерлар бүген сәламәт яшәү рәвеше өчен җан ата, яшьтәшләре, дуслары, элекке хезмәттәшләре белән аралашып яшәргә тырыша. Җәйге Универсиадага багышланган бу Спартакиада да - өлкәннәрнең спортка, сәламәт яшәү рәвешенә омтылуының бер мисалы.
Спартакиада тантаналы төстә, Татарстан Республикасы гимны белән ачылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина ярышларда катнашачак өлкәннәрне сәламләп чыгыш ясадылар, уңышлар теләделәр. Бәйгене ачу тантанасында Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина, пенсионерлар Александра Будылина, Әнвәр Галимов та сүз алдылар, өлкәннәр тормышына, аларның ялын оештыруга шундый зур игътибар биргән өчен Рәйсә Хәсәновнага рәхмәт җиткерделәр.
Ярышларда 17 авыл җирлегеннән 83 пенсионер катнашты. Һәр ярыш оешкан төстә, җанатарларның алкышлары астында узды. Җиңел атлетика бәйгесендә (кросс, спорт мәйданы тирәли йөгерү) ирләр арасында Иске Чаллыдан Тәлгать Бәдретдинов, Чиябаштан Наил Кәлимуллин, Иске Матактан Георгий Нагорнов призлы урыннарны алды. Хатын-кызлар арасында Чуаш Борнаеннан Нәзимә Борһанова, Борискинодан Елена Арнакова, Алпардан Сафия Шәйхетдинова җиңүчеләр булдылар.
Озынлыкка сикерү ярышларында Базарлы Матактан Әнәс Вәлиев һәм Виктор Белов, Түбән Әлкидән Гомәр Фәсахов, Базарлы Матактан Татьяна Горбунова, Түбән Әлкидән Гөлсинә Шакирова, Чуаш Кичүеннән Нәфисә Закирова иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Гомуми физик әзерлек буенча ярышларда Иске Камкадан Әнвәр Галимов, Базарлы Матактан Виктор Белов, Түбән Әлкидән Гомәр Фәсахов җиңүче дип табылды. Ә хатын-кызлар арасында Базарлы Матактан Оркыя Багауова, Валентина Белова, Апактан Елизавета Уденеева призлы урыннарга ия булды.
Дартс (кул көрәше) ярышларында Базарлы Матактан Виктор Белов, Чиябаштан Наил Кәлимуллин, Иске Камкадан Әнвәр Галимов, ә хатын-кызлар арасында Иске Матактан Галина Исаева, Каргадан Гөлсинә Галиуллина, Үргәгардан Гөлсинә Фәритова җиңүчеләр булдылар.
Ә өстәл теннисы бәйгесендә Иске Камкадан Әнвәр Галимовка, Базарлы Матактан Әнәс Вәлиевка, Түбән Әлкидән Роберт Зариповка, Иске Матактан Галина Исаевага, Каргадан Гөлсинә Галиуллинага, Түбән Кәчидән Раиса Тарынчевага тиңнәр булмады.
"Күңелле стартлар" ярышларында призлы урыннарны Түбән Әлки, Иске Камка, Карга авыллары командалары яулады. Ә гомумкоманда бәйгесендә Базарлы Матак, Иске Камка, Иске Матак авыл җирлекләре командалары җиңүчеләр булды. Җиңүчеләрнең барысына да грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырылды. Җиңүче командаларга исә кубоклар, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Ярышларда катнашучылар өчен төшке аш оештырылды, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары күрсәттеләр. Спартакиаданы оештыруда, бүләкләр әзерләүдә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең дә өлеше зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"