Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

СОРАШТЫРУ: ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫН КАРЫЙСЫЗМЫ?

Бөтен дөнья спорт сөючеләренең игътибары бүген Россиягә юнәлгән.

 

  Футбол буенча Дөнья чемпионаты мавыктыргыч уеннары, сюрпризлары белән сөендереп тә, гаҗәпләндереп тә тора. Ә сез футбол чемпионаты матчларын карап барасызмы? Тәэсирләрегез нинди?

 

Юрий ГОРДЕЕВ, “Хузангай” урта мәктәбе укытучысы:

–Чемпионатның барышы белән бик кызыксынам. Уеннарны да мөмкин булганча карап барырга тырышам. Авылда кызу эш вакыты бит хәзер – терлекләргә печән әзерлисе, яшелчә, бәрәңге бакчаларын эшкәртәсе… Шуңа телевизор карарга вакыт аз кала. Вузда укучы улым Савелий – чын футбол фанаты. Ул чемпионат уеннарын зур игътибар белән күзәтеп бара. Аның белән көн саен телефон­нан сөйләшәбез – ул мине мундиаль курсында тота. Әлбәттә, үзебезнең футболчыларның уңышларына чын күңелдән сөенәбез. Чемпионат­ка әзерлек барышында нинди генә сүзләр йөрмәде. Россия бу зур чыгым­лы һәм масштаблы турнирны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алырмы, кебегрәк шикләнүләр дә булды. Ә Бөекбритания матбугат чаралары, Россиягә барыр­га җыенучы җанатарларга куркы­ныч яный, дип өркетергә маташты. Бәхеткә, әлеге тискәре сүзләр һәм фаразларның берсе дә чынга ашма­ды. Барлык уенчылар да, җанатарлар да илебездә чемпионатның бик яхшы әзерлек белән, югары дәрәҗәдә узуын әйтәләр, Россия халкының кунак­чыллыгын, һәр җирдә үзләренә бик әйбәт шартлар тудырылуын мактап туймыйлар. Футбол чемпионаты дөнья күләмендә Россиянең абру­ен, дәрәҗәсен күтәрә. Бу, һичшиксез, илебезгә инвестицияләр кертүнең күпкә артуына, икътисадыбызның ны­гуына китерер.

Гөлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, балалар приюты хезмәткәре, Иске Салман авылы:

–Әлбәттә, кызыксынабыз. Көндез эштән аерылып булмый инде, ә кичләрен матчларны бөтен гаиләбез белән җыелып карыйбыз. Ирем Се­ринад уеннарны Казанга стадионга барып карарга да бик кызыккан иде, әмма барып чыкмады. Хәер, телеви­зордан да рәхәтләнеп карарга була, комментаторлар уен барышы белән таныштырып та тора. Россия җыелма командасының җиңүләреннән соң ба­шыбыз күккә тигәндәй булды. Үткән якшәмбедә Мәскәүнең “Лужники” ста­дионында булган уенны бигрәк тә дул­кынланып күзәттек. Футболчылары­быз өчен бөтен барлыгыбыз белән җан аттык. Безнекеләр гол керткәч шат­лануларыбыз! Өч яшьлек төпчегебез Әминәгә кадәр әтисе һәм абыйсына кушылып “ура!”кычкырды. Һәркөн иртән көтү куганда да хатыннар белән алдагы көнне булган уеннар турында гәпләшеп алабыз.

Илнур КАМИЛОВ, район комму­наль челтәрләре хезмәткәре, Иске Кам­ка авылы:

–Һич арттырусыз, без бу көннәрдә футбол белән яшибез. Мин үзем спор­тка мөкиббән кеше. Футбол, бигрәк тә хоккей уйнарга яратам. Быел кыш дусларым белән авыл яшьләре ара­сында ачык мәйданчыкта хоккей буенча Аксубайда узган республика бәйгесендә өченче урынны яуладык. Тугыз яшьлек улым Инзил Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге футбол секциясендә шөгыльләнә. Төпчегебез Инсаф та, җәмәгатем Раилә дә фут­болны яраталар. Чемпионат уеннарын телевизордан бөтен гаиләбез белән карыйбыз. Күптән түгел дуслар белән Казанга барып, бер матчны фан-зо­нада зур экраннан тамаша кылдык. Үзебезне стадионда булгандай хис ит­тек. Тәэсирләр әйтеп бетергесез! Рос­сия җыелмасы – футбол буенча Дөнья чемпионатының төп ачышы, дигән фикер әйтәләр. Мин моның белән бик килешәм. Соңгы елларда күпме тәнкыйтькә дучар булган җыелмабыз мундиальда үзен ничек күрсәтә! Ул бик үзгәргән, оборонада да, һөҗүм итүдә дә остарган, бер йодрык булып уйна­учы бердәм команда ул хәзер. Соста­вы яшь футболчылар белән тулылан­ган, тренер Станислав Черчесовның да тырышлыгы, хезмәте күз алдын­да. Күпләрнең өметсез фаразларын юкка чыгарып, футболчыларыбыз җиңү арты җиңү яулыйлар. Испания җыелмасын да откач, командабызга булган ышаныч тагын да артты. Без аның белән хаклы рәвештә горур­ланабыз. Алга таба да җыелмабызга уңышлар юлдаш булсын!

Виктория КАЛСАНОВА, хуҗабикә, Иске Тахтала авылы:

–Мин үземне футбол фанаты дия алмыйм анысы. Әмма иремә, бала­ларыма ияреп матчларны карап ба­рам. Үзебезнең футболчыларның җиңүләренә чын-чынлап шатланам. Ирем дә, улым белән кызым, киявем дә футболны аңлап, белеп күзәтәләр. Таны­лган спортчыларның исемнәренә кадәр беләләр. Бергә фикер алышалар, кайчак бәхәсләшеп тә алалар. Ничек кенә бул­масын, шундый зур спорт бәйгесенең безнең илдә үтүе – зур горурлык. Ул ахыргача имин узсын, илебезнең абру­ен күтәрсен, дөньяда тынычлык хөкем сөрүгә хезмәт итсен иде.

 

Люция НИЗАМИЕВА  сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев