Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Спартак» – чемпион

4 майда «Алинә» универсаль спорт залында оешмалар һәм авыл яшьләре командалары арасында мини-футбол буенча финал уеннары тәмамланды. Чирекфинал нәтиҗәләре түбәндәгечә: "Актай" белән "Росреестр" командалары очрашуы 5:1 исәбенә тәмамланды, "Спартак" «Агроколледж» ны 13:1 исәбе белән тар-мар итте. "ДЮСШ" "Таир"га 1:4 исәбе белән оттырды, ә "Авангард" һәм "Локомотив" уенны 5:4 исәбе белән...

Ярымфиналда очрашкан "Актай" һәм "Таир" командалары уены 2:3, "Спартак"-"Авангард" уены 11:1 исәбе белән тәмамланды. Чемпионатның III-IV урыннары өчен очрашуда "Авангад" "Актайны" пенальти хисабына 4:3 белән җиңде. Беренче-икенче урыннарны 3:1 исәбе белән уйнаган "Спартак" һәм "Таир" командалары бүлеште. Чемпионатның иң яхшы уенчысы итеп "Спартак" командасыннан Виктор Клюбин, иң яхшы капкачы итеп "Авангард"тан Алмаз Азизов танылды.

Андрей - өченче урында

28 апрельдә Кировта кекусинкай-каратэ буенча 10-15 яшьлек балалар арасында үткәрелгән ярышларда Базарлы Матактан Андрей Зиньков 40 кг га кадәр үлчәү берәмлегендә III урынны алды. Аның тренеры Юрий Белов.

Укучылар уңышлы чыгыш ясады

"Президент ярышлары" исеме астында узучы Бөтенроссия укучылар бәйгесенең республика этабы финалында катнашып, Чуаш Кичүе урта мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясады.
Зәй районында узган әлеге бәйгедә дартс буенча шәхси зачетта 6 сыйныф укучысы Алинә Мусина беренче урынны алды. Шул ук класстан Ринас Кәлимуллин теннис буенча өченче урынга ия булды. Укучыларны ярышларга мәктәпнең физкультура укытучысы Азат Гатин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпион