Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Су полосы буенча Россия беренчелегендә Айгөл Гарипова турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды

Ноябрь аенда Златоуст шәһәрендә узган су полосы буенча Россия беренчелегендә районның спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айгөл Гарипова ярышны оештыручылар тарафыннан турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.

 
Аның уенын Россия Федерациясенең атказанган тренеры Михаил Накоряков югары бәяләде. Ул аңа “Яхшы уенчы”  һәм “Турнирның их яхшы бомбардиры” бүләкләрен бирде. Шулай ук ул Айгөлне берничә тапкыр Дөнья, Европа һәм Россия чемпионы булган, дөньякүләм дәрәҗәдәге “Динамо-Уралочка” командасында уйнарга да чакырды. 
Безнең спорт мәктәбендә тренер Александр Георгадзеда шөгыльләнүче менә инде икенче кыз су полосы белгечләреннән югары бәя ала. 
Узган ел ярышлары нәтиҗәләре буенча Базарлы Матакта яшәүче Илүзә Хәйруллина Мәскәүдән чакыру алды. Сентябрь аеннан ул Мәскәү өлкәсендәге Руза шәһәренең Олимпия резервы училищесында укый һәм шөгыльләнә. 
Без яшь якташларыбыз белән горурланабыз! Аларның күпсанлы җиңүләр яулавын телибез! Әлки районында су полосы һәм йөзү буенча әле чемпионнар күп булыр дип өметләнәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев