Талип Яруллин хөрмәтенә турнир
Көрәш - халкыбызның яраткан спорт төре, батырларны сынау, баһадирларны җыр-дастаннарга салып мактау чарасы. Безнең Әлки ягында да борынгыдан популяр булган көрәш, ә Сабантуйда мәйдан тоткан көчле беләкле, нык билле ир-егетләр турында хикәятләр буыннан-буынга тапшырылып килгән.
Көрәш белән чын-чынлап шөгыльләнүче ир-егетләр күп бездә. Аларның кайберләре инде мәйданнан китте, олыгайды. Әмма өлкәннәр урынын көрәш келәмендә, Сабантуй мәйданында үсмерләр, яшь егетләр ала. Әнә шулай буыннан-буынга традицияләр күчә, батыр урыны буш тормый.
Ләкин милли көрәшне тагын да популярлаштыру өчен тиешле игътибар, матди чыгымнарны күтәрерлек фидакарьләр кирәк. Шундыйларның берсе - тамырлары безнең яктан булган, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Илсур Шәүкәт улы Гайнетдинов белән күптән түгел көрәш турында сөйләшеп тордык, данлы көрәшчеләр Рәшит Сәмигуллинны, Фердинат Шәйхетдиновны, Фәракшин Илсур белән Илмирне, Әхмәтшин Тәлгатьне телгә алдык, Яруллин Талип абыйны искә төшердек. Шунда Илсур тәкъдим кертте: "Әйдә, Талип абый хөрмәтенә зур ярышлар оештырабыз",- диде. Бу тәкъдимне район җитәкчелеге дә хуплады.
Әйткән сүз - аткан ук. Татарча көрәш буенча Талип Яруллин хөрмәтенә ачык турнир үткәрүне 20 мартка тәгаенләдек. Турнирның максаты - татар-башкорт көрәшен пропагандалау һәм иң көчле спортчыларны ачыклау. Ярышларга 1995-98 нче һәм 1999-2003 нче елларда туган егетләр һәм үсмерләр чакырыла. Турнирны үткәрү чыгымнарын Илсур Гайнетдинов үз өстенә алачак. Ярышларда Саба, Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Алексеевск, Чистай, Спас, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Биектау районнары көрәшчеләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук үз эшен әйбәт белгән гадел хөкемдарлар да чакырылачак. Һәрхәлдә, әзерлек эшләрен башлап җибәрдек, ярышларны уңышлы оештыра алырбыз, ә безнең егетләр турнирда актив катнашып, атаклы көрәшчеләребезгә лаеклы алмаш икәнлекләрен җиңүләре белән раслар дип ышанабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасын кулланырга мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.9800
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.5800
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.9800
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән21300
-
16 август 2022 - 18:44Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннарына Югары Колчурино егетләре кушыла Татарстанда “Алга “ һәм “Тимур” батальоннары төзеләчәге турындагы чакыруны ишеткәч тә, Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике ир-ат беренчеләрдән булып ризалыгын белдерә.24300
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.11200
-
16 август 2022 - 14:38Владимир Кашкаров: “Яхшы уңыш күңелне сөендерә”Районыбызның “Хузангай” хуҗалыгында урып-җыю эшләре берьюлы өч юнәлештә бара.31700
-
14 август 2022 - 08:16Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырдыларТатарстанда 1 июльдән 26 августка кадәр “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акция уза.42900
-
17 август 2022 - 07:46Иске Әнҗерә авылында зиратны чистартканнар Иске Әнҗерәдә җирле хакимият тәкъдиме белән зиратны чистарту буенча өмә үткәрелгән21300
-
19 август 2022 - 10:48Сихтермә-Хузангай авылында беренче тапкыр бал белән сыйладылар 14 августта православие динендәге әлкилеләр күптәнге гадәт буенча Бал Спасын билгеләп үтә. Хәер, бу Андрей Зиньков сүзләренә караганда, ул күбрәк тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан халык бәйрәме.11200
-
19 август 2022 - 11:01Әлки районы умартачылары серләре белән уртаклашты Район җитәкчелеге умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә зур игътибарын бирә, дип саныйбыз.9800
-
19 август 2022 - 13:32Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасын кулланырга мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының института яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.9800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика