Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Универсиада уты безгә дә килә

1 июльдә Универсиада Уты эстафетасы безнең район аша узачак.

27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада утының Россиядәге эстафетасы быел 25 гыйнварда башланган иде. Владивостокта эстафетаның Россиядәге өлеше рәсми төстә старт алу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Универсиада уты Владивостокта 1 ай дәвамында янып торгач, аның сәфәре бөтен Россия буенча дәвам итте. Универсиада уты эстафетасында Россиянең 29 шәһәре катнаша.
20 июньнән башлап Универсиада уты Татарстанның барлык 43 районында булып чыгачак. Ә 1 июльдә Универсиада уты эстафетасы безнең районга килеп җитә.
Универсиада уты Базарлы Матакка Алексеевскидан килә. Аның бездәге маршруты - "Алинә" универсаль спорт залыннан Мәңгелек утка кадәр. Бу арадагы эстафетаны Универсиада уты факелы белән 12 райондашыбыз узачак. Аларның исемнәре инде билгеле. Төрле яшьтәге һәм төрле профессия ияләре булган факел йөртүчеләр - районның спорт һәм җәмәгать тормышында актив катнашучылар.
Бездән соң Универсиада уты эстафетасы Спас районында дәвам итәчәк. Эстафета 6 июльдә -Универсиада башланган көнне Казанда төгәлләнә.
Әле бу көннәрдә генә Украинадан Казанга Универсиада уты яначак касәне кайтардылар. Алты тонна авырлыктагы, кызуга чыдам корычтан эшләнгән әлеге касә лалә формасында ясалган.

***
10 майда Базарлы Матакның "Колос" кинотеатрында Казанда узасы 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада турында сөйләшү булды. Аны Универсиада башкарма комитеты баш белгече Алина Ткаченко үткәрде. Очрашуда авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары катнашты.

Казанда үтәсе Җәйге Уеннарга санаулы көннәр калып бара. 6 июльдә Универсиаданы ачу тантанасы булачак. Ул төзелеш эшләре төгәлләнеп килгән 45 мең тамашачы урынлы "Казан-Арена" футбол стадионында узачак.
Алина Изгаровна быел Казанда үтәсе Универсиаданың масштабы буенча иң зурлардан булуын билгеләп узды. Анда катнашырга дөньяның 170 иленнән спортчылар килү көтелә. Спортның 27 төре буенча ярышларда 13500 спортчы катнашачак. Бәйгеләр башкалабыздагы 49 спорт корылмасында үткәреләчәк. Ярышларны тамаша кылырга 165 мең билет сатыла. Универсиада барышын 3 меңгә якын журналист яктыртачак.
Казанда Универсиадага зур һәм җитди әзерлек барды. Күпме яңа спорт корылмалары сафка басты, Универсиада авылы төзелде. Гомумән, соңгы 3-4 елда республика башкаласы танымаслык үзгәрде. Очрашуда безгә шуларны кыскача чагылдырган видеоролик та күрсәттеләр.
Алина Изгаровна Студентлар Уеннары ярышларына билетлар сату барышы хакында да сөйләде. Универсиаданы ачу тантанасына билетлар инде сатылып беткән. Алар хәйран кыйммәт тә торган югыйсә. Ә менә Универсиаданы ябу тантанасына, ярышларга әле билетлар алырга була. Билетларны берәмләп тә, төркемләп тә сатып алырга мөмкин икән. 30-40 тан артык кешегә билетка корпоратив заявкалар кабул ителә. Билет бәяләре арзан - 30 сумнан 300 сумга чаклы гына.
Әгәр сез берәр ярышка билет сатып алдыгыз икән, шул бәйге үтәсе стадионга җәмәгать транспорты белән бушлай бара һәм кире кайта аласыз. Моннан тыш, әлеге билет белән шул ук көнне "Дю-салей" циркына да керергә була. Цирк һәм көнне республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы мәйданда узачак.
-Универсиада вакытында Казанга автомобиль белән барырга мөмкинме?-дигән сорау бирелде.
Алина Ткаченко аңлатуынча, Универсиада көннәрендә башкалага автомобиль белән барырга була. Әмма машинаны махсус тукталышта калдырып, җәмәгать транспортына күчәргә туры киләчәк. Казанда спортчыларга йөрү өчен махсус автомобиль юлы полосасы булдырыла. Ул полосага башка машиналарга керү катгый тыела.
Безгә Универсиада ярышлары программасы таратылды. Аннан күренгәнчә, Татарстан ярышлар программасына керткән билбау көрәше 7-9 июль көннәрендә уза. Ул татарча көрәшкә бик якын бәйге. Җиңел атлетика һәм авыр атлетика ярышлары 7-12 июльдә, футбол 7-16 июльдә узачак. Билетлар турында мәгълүматны www.kazan2013.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Алина Изгаровна Универсиада ябылу тантанасына билетлар алырга да бик кыстады. Бу искиткеч тамаша булачак, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада