Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Универсиада уты районыбыз аша узды

Зур дулкынлану белән Казанда 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиаданың ачылуын көткән көннәрдә безгә уникаль проектта катнашырга насыйп булды. Студентлар уеннарының төп символы булган Универсиада уты эстафетасы безнең район аша узды. 2012 елның 12 июлендә Париж шәһәрендә кабызылган Универсиада уты, ярты дөньяны үтеп, быел 25 гыйнварда Россиягә килеп җитте. Илебездәге эстафетасын...

Универсиада уты районыбызда "Алинә" универсаль спорт залы мәйданыннан старт алды.
Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда бик күп халык җыелган иде. Шарлар, Универсиада символлы флаглар тоткан олылар һәм балалар күңелле шау-шу белән тарихи мизгелне - Универсиада утының районыбызга килеп җитүен көттеләр. Ул арада район мәдәният йорты хезмәткәрләре халык алдында дәртле-моңлы җырлар белән чыгыш ясады.
Менә олы юлдан Универсиада эмблемалары төшкән дәү-дәү автобуслар, җиңел автомобильләр күренде. Универсиада утын республика буенча озатып йөрүче кунакларны, волонтерларны халык көчле алкышлар белән, "ура" кычкырып каршы алды. Шуннан кунакларның үзләренә сүз бирелде. Тантананы алып баручы Бөтендөнья студентлар уеннарына кагылышлы байтак сораулар да бирде. Тиз арада җавап тапкан тапкырлар исә бәйрәм символлы бейсболкалар белән бүләкләнде.
Инде волонтерлар Универсиада уты сакланучы колбаны саклык белән генә тотып сәхнәгә күтәрелделәр. Ут эстафетасының ничәмә мең чакрым юл үтеп Базарлы Матакка килеп җитүен танталы төстә игълан иттеләр. Универсиада утын кабул итәр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сүз алып халыкка мөрәҗәгать итте:
-Бүген шушы грандиоз вакыйганың - Универсиада уты эстафетасының шаһитлары булу, спорт, яшьлек бәйрәмендә катнашу өчен бирегә җыелган барлык әлкилеләрне, кунакларны, волонтерларны кайнар сәләмлим,-диде ул. - Сәламәтлек һәм иминлек - яшь буынны тәрбияләүдә төп максат. Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә физик культура һәм спортның нинди мөһим роль уйнавы бәхәссез. Ә безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудырылган Бүгенге тарихи вакыйга - спорт бәйрәме белән барыгызны да котлыйм, сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге сезгә!
Менә көчле алкышлар астында Александр Никошинның кулындагы алтынсу факелга колбадан ут кабызылды. Шулай итеп, Әлки җирендә Универсиада уты старт алыр сәгать җитте.
Универсиада уты дөрләгән факелны беренче булып районыбызның билгеле шәхесе, ветеран спортчы, волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат, Россия халык мәгарифе отличнигы, җиңел атлетика буенча пенсионерлар арасында өч тапкыр Татарстан чемпионы, 1980 елда Мәскәүдә узган Җәйге Олимпия уеннарында катнашкан бердәнбер әлкиле Әнәс Вәлиев кабул итеп алды.
"Алинә"дән Базарлы Матак үзәгенә - Мәңгелек утка кадәр юлның ике ягында да бихисап күп халык җыелган иде. Тере коридор булып баскан кешеләр флагчыклар болгап, кул чабып Универсиада уты факелын йөртүчеләрне, аларны озатып килүче волонтерларны сәламләделәр.
Факелны берсеннән-берсенә тапшырып йөгерүче 12 райондашыбыз менә кемнәр: Базарлы Матактан Әнәс Вәлиев, инвалидлар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионы Фәнис Низамов, Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры, районда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәридә Яруллина, Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Фәнис Кәлимуллин, кекусинкай-каратэ буенча район, республика бәйгеләре чемпионы Яна Филиппова, гер спорты буенча спорт мастеры Әнвәр Галимов, халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Европа беренчелеге призеры Сергей Ишмулкин, милли көрәш буенча күп тапкырлар республика чемпионы һәм призеры Айрат Фәттахов, кекусинкай-каратэ буенча күп тапкырлар республика чемпионы һәм призеры Никита Зиньков, волейбол буенча район һәм республика чемпионы, "Созвездие-Йолдызлык-2013" бәйгесе лауреаты Радмила Зәйнетдинова, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов, СССР спорт мастеры, гер спорты буенча дөнья чемпионы Газинур Фәттахов.
Районыбызда Универсиада уты факелын йөртүчеләр арасында "Кока-кола" системасы вәкиле Александр Балдин һәм "Мегафон" компаниясе вәкиле Сәламәт Готов та бар иде.
***
Спорт - тынычлык ул, дигән бөтен дөньяга билгеле гыйбарә бар. Шуңа күрә 27 нче Җәйге Универсиада уты эстафетасының район үзәгендәге Бөек Ватан сугышындагы илебез тынычлыгы хакына һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл каршында, Мәңгелек ут янында тәмамлануы тирән мәгънәгә ия булды.
Ут эстафетасын күреп калырга дип бирегә бик күп кеше алдан ук җыелып куйды. Утны көтү беркемне дә зарыктырмады - сәхнәдә җырчы буларак танылып килүче якташыбыз Нияз Җәләлов, "үз җырчыбыз" Риназ Шиһапов, "От Афгана до Чечни" вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясый, күңелләрне күтәрә тордылар. Ә аннары мәйданга "Эстафета огня" дип язылган футболкалы егетләр килеп, сәхнәнең ике янына да Универсиада символы - кулына факел тоткан канатлы барс "Малайларын" шар өргәндәй кабартып бастырып куйдылар. Ут каршыларга җыелучылар шушы чуар "песиләр" янында фоторосемгә төшергә дә өлгерделәр.
Менә "Киләләр!" дигән сүзләр яңгырады һәм йөзләгән кешенең күз карашы факел йөртүчеләр киләсе урамга төбәлде. Бәйрәмне алып баручылар Риназ Шиһапов белән Татьяна Петухова Универсиада утының Базарлы Матак урамы буйлап мәйданга якынлашуын хәбәр иттеләр. Алар шушы берничә минут эчендә Яшьләр уеннары утын кабызу тарихы, аның илебез буйлап маршруты турында сөйләделәр.
-Район тормышында актив катнашучы, төрле өлкәләрдә үзләрен яхшы яктан күрсәткән, спорт ярышларында җиңүләр яулаган 12 райондашыбыз, утлы факелны бер-берсенә тапшыра-тапшыра бирегә - финиш сызыгына якынлашалар, -диде алып баручы. Аннары ул микрофонны Ут эстафетасын оештыручыларның берсе Артем Улюкаевка бирде. Ул:
-Әлкилеләр, тиздән, берничә минуттан, бирегә Универсиада уты килеп җитәчәк,-дип, сәхнәгә олы кунакларны - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужинаны, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинны, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәшит Билаловны чакырды. Күпләр, әйбәтрәк күреп калыр өчен аяк очларына күтәрелеп, кабат Совет урамына төбәлделәр.
Һәм, ниһаять, факел йөртүчеләрнең үзләрен дә күрдек. Артем:
-Эстафетаның соңгы метрларында факелны спортчы якташыгыз, күп ярышларда җиңгән Газинур Фәттахов күтәреп килә!-дип игълан итте.
Универсиада символлары төшерелгән бик матур аклы-кызыллы спорт киемнәре кигән райондашларыбыз төркеме мәйданга килеп керде. Аларны җыелган халык геройлардай каршы алды - алкышлар, сәламләү сүзләре яңгырады, һавада байраклар җилфердәде. Төрле төстәге шарлар очты.
Газинур Фәттаховтан факелны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кабул итте.
-Мин бик шатмын, бүгенге көн өчен чиксез горурланам. Универсиада уты, бөтен дөньяны үтеп, хәзер менә безгә, Базарлы Матакка килеп җитте бит. Бу эстафетаны уйлап табучыларга рәхмәт. Ул республикабызда гына түгел, районыбызда да спортны үстерүдә зур этәргеч булсын,-диде җитәкче.
Аның сүзен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина хуплады:
-Әлки җиренә искиткеч бәйрәм килде. Берничә көннән Казанда 27 нче Универсиада башлана. Спортчыларыбыз өчен җан атар көннәр җитте. Бүгенге эстафета исә йөрәкләребездә ут кабызсын. Яшьләребез спорт белән шөгыльләнсен, киләчәктә булачак универсиадага әзерләнсен,-диде үзе дә спорт белән актив шөгыльләнүче депутат.
Артем Улюкаев финишка килеп җиткән факелның Әлки районында истәлеккә каласын әйтеп, аны Фердинат Дәүләтшинга тапшыргач, мәйданда кабат шатлыклы хуплау авазлары ишетелде. Тагын берничә минут 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада уты безнең белән булды әле, ә аннары факелчылар кабат юлга кузгалдылар - Спас районына юнәлделәр.
2013 елның 1 июле район тарихында истәлекле көн булып урын алачагы бәхәссез. Алты ел буе Татарстан бу атна ахырында башланачак Универсиаданы көтеп яшәде. Тагын берничә көннән Җәйге уеннар тантаналы төстә ачылачак. Әлкилеләр дә аның ярышларын тамаша кылырга җыенып, билетлар алдылар. Исән-имин, тыныч һәм матур үтсен иде яшьләр спорты бәйрәме. Ут эстафетасын каршылаучылар шундый теләк белән озаттылар факел йөртүчеләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада