Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол буенча Әлки районы чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды.

8 апрельдә “Алинә” спорт универсаль залында хатын-кыз командаларының финал ярышы булды. Призлар өчен 6 команда – “Позитив”, “Борискино”, “Альянс”, “Гранит”, спорт мәктәбе, районның мәдәният йорты көч сынашты.


1 нче урынны Борискино авылы волейболчылары, 2 нче урынны – мәгариф хезмәткәрләре (“Гранит”), 3 нче урынны спорт мәктәбе командасы яулады.

Стали известны победители чемпионата района по волейболу среди мужских и женских команд
Ә моңарчы ир-ат командалары  ярышкан иде. Алар арасында 1 нче урынга Борискино авылы волейболчылары, 2 нче урынга Алпар авылының җыелма командасы, 3 нче урынга газ оешмасы хезмәткәрләре  лаек булды.


Уеннар кызыклы һәм кискен көрәш белән үтте. Җанатарлар да аларны зур кызыксыну белән күзәтте, үз командалары өчен янып-көеп торды. Тамашачылар ярышчыларның оста күнекмәләргә ия булуларын, җиңү өчен бар тырышлыкларын куюларын күрде. 
Призерларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев