Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол, көрәш, каратэ…

9 ноябрьдә көрәш буенча район җыелма командасы Нурлат шәһәрендә узган районара ярышларда катнашты. Барлык үлчәү категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, көрәшчеләребез шәхсен 10 призлы урын һәм командалар арасында икенче урын яуладылар.

Яшь каратэчыларыбызның чираттагы җиңүләре сөендерә: Казанда үткән ярышларда Андрей Зиньков һәм Игорь Вассунов - беренче, Екатерина Зинькова һәм Яков Яганев өченче урынга лаек булдылар.

Волейбол буенча ир-егетләр җыелма командасы "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте бүлегенә II лига ир-егетләр командалары арасында ярымфинал уеннарында зур уңышка ирештеләр.
Уеннар Саба районының Шәмәрдән бистәсендә тагын биш район волейболчылары катнашында үткәрелде. Әтнә, Арча, Югары Ослан, Биектау һәм ике ел рәттән вице-чемпион исеменә лаек булган Саба районнары командаларының барысын да җиңүгә ирешеп, безнекеләр әлеге ярышның чемпионы булдылар. Бу җиңү бигрәк тә үз мәйданында шундый көчле командадан өстен булу, безгә декабрь уртасында Минзәләдә үтәчәк татарстан беренчелегенә зур өмет белән карау хокукы бирә.
Район данын Гайфуллин Ринас, Гайфуллин Раил, Фәсахов Камил (Алпар егетләре), Чуаш Кичүеннән Җәләлетдинов Риназ, Базарлы Матактан Новиков Алексей һәм Миронцев Владимир яклады. Команданы ярышларга Вәлиев Әнәс һәм Гатауллин Раил әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Куреш"