Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейболчы егетләребез зур җиңүгә иреште

17-18 мартта Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында "Татарстан- Яңа гасыр" -"Татарстан-Новый век" иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты призларына волейбол буенча республика турнирының зона уеннары булды.

Кызганыч ки, язгы матур көннәр торуга карамастан, беренче көнне хатын-кызлар арасындагы ярышта бары ике команда чыгыш ясады. Болар Әлки һәм Нурлат районнары командалары. Кама аръягының башка районнары республикада инде дистә ел дәвамында үткәрелүче бу абруйлы турнирга хатын-кызлар волейбол командаларын җибәрүне кирәк дип санамаганнар, күрәсең.
Ә менә Нурлат белән Әлки кызлары волейбол мәйданын шактый кыздырдылар. Район җыелма командасы капитаны Ләйлә Гаязова бу ярышта яшьләрне күбрәк катнаштырырга уйлаган. Ләйлә Солтановна һәр сетта күбрәк очко туплар өчен күпме көч куйса да, тагын шундый ук актив уенчылар Әнисә Сәгыйрова (Чуаш Кичүе) һәм Рәзилә Сафина (Урта Әлки) никадәр тырышсалар да, зур турнирларда чыгышлар ясап шактый тәҗрибә туплаган Нурлат җыелма командасы кызларына каршы тора алмадылар. Шулай итеп, өч сет та күрше район командасы өстенлеге белән төгәлләнде.
Ә инде икенче көнне волейбол уеннары шактый югары дәрәҗәдә үтте. Кама аръягы зонасы районнарыннан тыш, Мамадыш районы да бәйгегә үз егетләрен җибәргән иде.
Уеннар көне буе дәвам итте. Аңлашыла ки, командаларның барысы да җиңеп кайту теләге белән килгән иде. Очрашуларда һәр очко өчен җитди көрәш баруы да моны ачык күрсәтте.
Әйтергә кирәк, районда берничә елдан бирле волейбол белән "җенләнүнең" нәтиҗәләре күренә башлады. Бу турнирда да Әлки ир-атлар җыелма командасы һәр очрашуда көндәшләреннән өстен булуын исбатлап килде. Һәм уеннарның нәтиҗәсе дә горурланырлык булды - Әлки волейболчылары "Татарстан - Яңа гасыр" призларына үткәрелүче турнирның зона ярышлары җиңүчесе исемен яулады.
Ә инде Нурлаттан килгән, шулай ук бик көчле чыгыш ясаган команда икенче урынны алды. Яңа Чишмә һәм Спас командаларына өченче һәм дүртенче урыннар белән килешергә туры килде.
Зона ярышларында призлы урыннарны яулаган командалар "ТНВ"-"ТЯГ" призларына республика ярышларында катнашу хокукын алдылар. Аңа кадәр исә безнең егетләргә бәйгегә әйбәтләп әзерләнергә, күнекмәләрне ныгытырга кирәк. Чөнки әлеге турнирда бик көчле командалар чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк, бу волейбол турнирына республикада зур әһәмият бирелә. Ник дигәндә, "ТНВ"-"ТЯГ" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин республика волейбол федерациясе җитәкчесе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"