Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыларны салкын куркытмады

11 февраль көнне "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда "Россия чаңгы юлы-2012" ярышлары булып узды. Әлеге массакүләм спорт чарасы районыбызда матур традициягә әверелеп бара.

Көн суык булуга карамастан, "Яшь имәннәр"гә бик күп халык җыелган иде. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап тора, олысы да, кечесе дә кулларына чаңгыларын, номерларын алып теркәлергә ашыгалар.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин чаңгычыларны сәламләгәннән соң, катнашучылар стартка әзерләнә башладылар.
Быел ярышта 15 авыл җирлеге, 14 оешма һәм учреждение, район мәктәпләре - барлыгы 226 кеше катнашты. Район эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәк хастаханә һәм газ эксплуатацияләү оешмасының мондый ярышларда бик актив катнашуларын аерым әйтеп үтәргә кирәк. Алар 8-11 кешелек командалар белән килгәннәр, көч биреп торучы хезмәттәшләре дә шактый иде. Елдагыча, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәркемгә кайнар чәй һәм коймаклар тәкъдим итте. Стартны көткән арада кайберәүләр дистанцияне әйләнеп килергә дә өлгерделәр.
Менә старт бирелде, чаңгычылар дәррәү кузгалып киттеләр. Хатын-кызлар - 2 чакрым, ә ир-атлар - 5 чакрым дистанциягә узыштылар. Укучылар, хатын-кызлар һәм ир-атлар һәркайсы аерым төркемнәрдә шуды. Әкренләп финишта беренче җиңүчеләр дә күренә башлады. Аларның һәркайсын тәбрикләп, алкышлап каршы алдылар.
Менә алар - "Чаңгы юлы-2012" бәйгесенең җиңүчеләре. Кызлар арасында беренче урынны Иске Матак урта мәктәбе укучылары Оксана Кулакова һәм Виктория Саранкина яуладылар. Егетләрдән Иске Матак мәктәбе укучылары Виктор Лебедев һәм Антон Леонтьев беренче булды. Хатын-кызлар арасында беренчелек - Югары Колчурино авыл җирлегеннән Регина Варламовада һәм ветеринария берләшмәсеннән Людмила Яковлевада. Ир-атлар арасында исә Иске Матак авыл җирлегеннән Артем Демидов һәм Кошки авыл җирлегеннән Александр Матвеев алдынгылыкны беркемгә бирмәделәр. Командалар арасында беренче урынны Иске Матак урта мәктәбе һәм Югары Колчурино авыл җирлеге яулады.
Призлы урыннарны алучылар Мактау кәгазьләре белән һәм акчалата бүләкләнделәр, шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының спорт башлыкларына һәм шәхси номерларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лыжня России2012