Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Милеккә салым быел 400 млн сумга арткан

Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган.

Республиканың консолидацияләнгән бюджетына быел 7 млрд 390 сум күләмендә милек салымы түләнергә тиеш. Узган елда ул 6,9 млрд сум күләмендә булган, бу 400 млн сумга кимрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

«Димәк, халыкның милке арта бара», — ди идарә башлыгы. Быел милеккә гомуми салымның 4 млрд 200 млн сумы транспортка салым, милеккә салым 2 млрд сум, җир салымы 1 млрд 100 млн сум тәшкил итә.

Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган. Бүгенгә 3,7 млрд сум салым инде күчерелгән.

2 млн 200 мең кеше салым турында хатларны электрон рәвештә алган.

Марат Сафиуллин салым түләүнең соңгы срогы 2 декабрь булуын искәртте.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

архив / Султан Исхаков

Бух акта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/26-11-2019/milekk-salym-byel-400-mln-sumga-artkan-5696207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым