Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Сергей Кириенко мәдәниятара диалог буенча Казан форумында катнаша

Форум дөньяның 40 иленнән 200дән артык экспертын җыйган.

Россия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бүген Татарстан башкаласында башланып киткән мәдәниятара диалог буенча Казан форумында катнаша.

ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия, Татарстан Хөкүмәте һәм “Яңарыш” республика фонды тәкъдиме белән үткәрелүче форум Казан ратушасында ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй һәм башка рәсми затлар катнашты.

Форум дөньяның 40 иленнән 200дән артык экспертын җыйган. Алар ЮНЕСКО вәкилләре, махсус илчеләре, экспертлар һәм мәдәниятара диалог мәсьәләләре буенча фәнни җәмгыять әгъзалары.

“Форумның Россиядә, нәкъ менә Татарстанда узуына бик шатмын. Биредә ул беренче тапкыр гына үтсә дә, гасырлар дәвамында мәдәниятара диалог монда уңышлы бара. Кайдадыр төрле милләт һәм дин халкы ызгышып яшәсә дә, биредә күршелек уңышлы, конструктив диалог, үзара аңлашу нигез булып тора”, - диде Кириенко форумда катнашучыларны сәламләп.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнеско сергей кириенко форум