24 июльдә Татарстанда яшен, көчле яңгырлар һәм +31 градуска кадәр эссе көтелә
Яңалыклар

24 июльдә Татарстанда яшен, көчле яңгырлар һәм +31 градуска кадәр эссе көтелә

24 июльдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә аерым районнарда көчле явым-төшемнәр булырга мөмкин. Бу хакта республика Гидрометүзәге хәбәр итә.

Аерым районнарда яшен һәм боз явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.

Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш, секундына 5–10 метр. Яшен вакытында көчәюе 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Температура:

  • төнлә — +15…+20 градус;

  • көндез — +26…+31 градус.


Нет комментариев