8 сыйныф укучысы Элина Ибраһимова: «Театр сәхнәсендә уйнарга телим, хыялым – актриса булу»
Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә мөкиббән, шул ук вакытта рус теле, әдәбияты, инглиз теле фәннәрен дә яратып өйрәнүче гүзәл татар кызы Элина Ибраһимова Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 нче Б сыйныфында укый.
Бар эшкә дә өлгер, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләре белән район укучылары арасында танылып өлгергән, үз дәрәҗәсе булган әлеге чая кыз бу көннәрдә “Орлёнок”та ял итә.
Апрель башында 5 нче А сыйныфы укучылары өчен “Орлёнок Бөтенроссия балалар үзәге” темасына класс сәгате үткәреп, белгәннәре белән уртаклашып, үзеннән кечерәк дусларын хыялланырга өндәп киткән ул. Чөнки хыялларның чынбарлыкка әйләнүенә шикләнми Элина. Мәктәп тормышы белән янып яшәп, әледән-әле зур уңышларга ирешүе өчен, менә инде икенче ел рәттән шундый файдалы да, кызыклы да ял белән бүләкләнгән ул.
– Бәйге, фестивальләрдә катнашу сукмагына мин тәүге тапкыр 2016 елда, Югары Әлки балалар бакчасына йөргән чагымда бастым һәм «Созвездие -Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестивале дипломына лаек булдым. Мондый чаралар шул көннән киң колач алды. “Безнең кавем”, “Туган телем”, “Тукайга мәхәббәт илә”, “Солдат булып тумыйлар”, “Гасырларга калырлык батырлык”, “Татар сүзе”, “Тукайны укыйбыз” кебек төрле дәрәҗәдәге бихисап күп конкурсларның җиңүчесе мин, – ди Элина үзе бу хакта.
Музыка мәктәбендә баян һәм фортепианода уйнарга өйрәнүче әлеге тынгысыз кыз монда да ике халыкара һәм бер бөтенроссия дәрәҗәсендәге диплом алуга ирешкән.
– Мин бик бәхетле! Гимназиядә кулымнан җитәкләп йөрткән, миңа зур ышанычлар баглаган остазым, өемдә исә, минем һәр уңышыма сөенеп, акыллы киңәшләрен биреп торган гаиләм бар!–ди Элина Ибраһимова.
Аның сүзләренә караганда, остазы Лилия Сафина – аның турыдан-туры ярдәмчесе, һәр уңышына әзерләүче, әйдәүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Элинаның җиңүләрендә мөгаллимәнең өлеше зур. Туган телгә булган мәхәббәтен үстерүче дә ул.
Остаз фикерләре белән дә уртаклашыйк.
– Дәресләрдән бушаган вакытларында без бергәләп фәнни – эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез. Укучымның Ибраһим Хәлфин, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Габдулла Кариев исемендәге һәм Тукай укулары республика конференцияләрендә призлы урыннар яулавы – шуның ачык мисалы. Шул ук вакытта мин җитәкләгән “Бәллүр” театр түгәрәгенә дә бик теләп йөри ул. Артистларча бөтен күңелен биреп уйный белгәнгә, төп рольләрне аңа бирәбез. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә – Хәмдебану һәм Өммия, Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ында – Биби, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендә Сәрвәр образларын бик оста башкара,– ди Лилия Гавас кызы, укучысы белән горурланып.
– Бу талант миңа газиз әниемнән күчкән. Дәү әнием минем өчен искиткеч матур костюмнар тегә, сәхнәгә мин һәрвакыт яңа күлмәктән чыгарга тырышам. Баянда уйнау сәләте дәү әтиемнән бирелгән, дип уйлыйм. Ә әтием белән әнием, кая гына барсам да, мине озата барырга әзерләр,– ди шатланып, районыбызның гомерлек данлыклы баянчысы Марс абый Ибраһимов оныгы.
Чынлап та, кайларга гына бармый ул?!
1 нче февральдә Саратов шәһәренең Советлар Союзы герое Г. Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” Бөтенроссия фәнни- гамәли конференциясенең “Татар теле һәм әдәбияты” секциясендә Элина 2 нче урын яулаган.
13 нче март көнне Әлмәт дәүләт технология университеты Нефть югары мәктәбе базасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” дип аталган әдәби-музыкаль фестивальдә, “Нәфис сүз” юнәлеше буенча чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.
28нче мартта Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XXIII нче Төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укуларында “Татар прозасы һәм драматургиясе” секциясендә дә филология фәннәре кандидаты, доцент Әлфия Мотыйгуллина җитәкчелегендәге жюри аңа 3 нче дәрәҗәдәге призер дипломы тапшырган.
12нче апрель көнне Казан шәһәренең Киров районы 4 нче гимназия - интернаты базасында “Мәгърифәт йолдызлыгы” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция булып, анда Россия төбәкләреннән, Үзбәкстан, Төркия, Америка Кушма Штатларыннан 8-11 нче сыйныф укучылары, педагоглар катнашкан. Биредә безнең Элинабыз, “Мәгариф һәм сәнгать: кисешү нокталары” темасы буенча фәнни-тикшеренү эшен яклап, 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган һәм аңа жюри тарафыннан истәлекле бүләк тә бирелгән.
– Киләчәктә мин театр сәхнәсендә уйнарга телим, хыялым – актриса булу. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә телим. Бу дөньяда мөмкинлекләр бик күп һәм аларны һәркем үзенчә куллана. Уңышлар да, уңышсызлыклар да безнең үзебездән тора! Яшьтәшләрем, исегездә тотыгыз: кичә – хыял, бүген – максат, иртәгә – чынбарлык! –дип яшәүче Элина Ибраһимова халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай атналыгын каршылаган бу көннәрдә әлегә, әйткәнебезчә, Бөтенроссия балалар үзәгендә ял итә. Узган ел “Орлёнок” сәхнәсендә татарча җыры белән республикабызны тәкъдим иткән милли җанлы кызыбыз быел да туган тел сагында, Тукай оныгы булуы белән горурланып, ныклы адымнар ясыйдыр, дигән уйларыбызга шик тә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев