АКЫЛГА КИЛЕРГӘ ВАКЫТ ИНДЕ
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - биредә исәптә торучы затларның яңадан җинаятьләр һәм хокук бозулар юлына басуын булдырмау. Практика күрсәткәнчә, җинаятьләрне башкару ничек кенә әйбәт оештырылмасын, бу әле кабат җинаятьләр һәм хокук бозулар кылуны кисәтү проблемасын хәл итми. Төзәтү эшләренең нәтиҗәсен ныгыту, хөкем ителгән бәндәләрнең фикер-гамәлләрен уңай якка...
Юхмачы авылында яшәүче Фәнис Хәйруллин 2010 елның сентябрендә караклык өчен хөкем ителгән иде. Аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән ике елга төзәтү эшләре җәзасы бирелде. Шул рәвешле суд Фәнискә иректә калу мөмкинлеге һәм туры юлга басарга шанс бирде. Ә суд билгеләгән бурычларны үтәүнең бернинди дә катлаулылыгы юк. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Фәнис Хәйруллинны "Әлки урман" предприятиесенә рамчы итеп эшкә урнаштырды.
Бары тик тырышып эшлә, үзеңне яхшы хезмәткәр итеп күрсәт бит инде. Әмма Фәнис төзәлергә уйламый да. "Әлки урман" предприятиесендә безнең инспекция контролендә җәза срогын үтүнең беренче айларында ук ул үзенә куелган таләпләрне тупас боза башлады. Я эшкә исерек хәлдә килде, я бөтенләй эш урынында күренмәде. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен Фәнискә карата берничә мәртәбә административ беркетмәләр төзелде.
Фәнис Хәйруллин белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, тәртибен уңай якка үзгәртмәсә, төзәтү эшләренең кырысрак җәзага алыштырылачагы хакында да кисәтелде ул. Әмма Ф.Хәйруллин акылга утырмады, тәртибен төзәтергә уйламады да. Ул инспекция хезмәткәрләренең үгет-нәсыйхәтләренә колак салмады, эчеп-исереп йөрүен дәвам итте, эшләргә теләмәде, яшәгән җирендә дә аның турында начар фикерләр генә әйттеләр.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Фәнис Хәйруллинга карата төзәтү эшләре җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында Әлки район судына күрсәтнамә юллады.
2011 елның 22 декабрендә район суды әлеге күрсәтнамәне карап канәгатьләндерде - Фәнис 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул колония-поселениедә үтәчәк. Иректән мәхрүм ителгәч Фәнис бәлки үзенең киләчәк тормышы турында җитди итеп уйланыр һәм нәтиҗәләр ясар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 17:28Базарлы Матак урта мәктәбененең «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар музейда кунакта булдылар Базарлы Матак урта мәктәбененең «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар С.М. Лисенков исемендәге музейда кунакта булдылар.7100
-
3 июль 2022 - 14:41Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков гаҗәеп оста бакчачы иде Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков гаҗәеп оста бакчачы иде. Ул үз җир кишәрлегендә күп төрле җимеш агачлары, куаклар, яшелчәләр үстерер иде.6300
-
3 июль 2022 - 10:30Тугыз дистә ел дәвамында район газетасы Әлки төбәге тарихын яза Район газетасы чыга башлауга быел 90 ел тулды. Газетабызның горурланырлык бай тарихы бар. Ә мондый олуг юбилей ул - үткәннәргә борылып карарга бер сәбәп тә.6300
-
3 июль 2022 - 10:08Чуаш бәйрәме Уявта нинди чаралар үткәреләчәк Чуаш бәйрәме Уявта түбәндәге чаралар булуы көтелә:6400
-
3 июль 2022 - 08:35Гөлфия Билалова: Балалар, әлеге яраткан шөгылегезне ташламагыз Күпләр өчен гадәти булган һәм инде үткәндә калган 2011 елда мин Балалар иҗат йортына эшкә килдем.6700
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.29700
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.30000
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.53300
-
1 июль 2022 - 08:44Все бесплатно аларда Хорошо иметь в деревне Әтиең-әниеңне Можно на все лето туда Илтергә бәбиеңне.34800
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара 10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.29700
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.21300
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.20500
-
2 июль 2022 - 08:46Бушка Әгәр үзең тырышсаң Соң ятып, иртә торсаң. Бушка килә барсы да Сүзем шулар хакында.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика