Әлки районында Сабан туе үтте
Һәр халыкның үз йолалары, әхлакый кагыйдәләре булган кебек, һәр җирлекнең дә аерым бер үзенчәлеге, яшәү рәвеше була.
Районыбызда үткәрелгән Сабантуй бәйрәме дә, ничәмә-ничә еллар дәвамында тупланган һәм сыналган гореф-гадәтләргә тугры калган хәлдә, мөхтәрәм кунакларны каршылау, милли җыр-биюләр белән башланып китте. Әйе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге район администрациясе вәкилләре гүзәл җирлегебездә дистәләгән мәртәбәле кунакларны кабул итте.
– Хөрмәтле әлкилеләр, кадерле кунаклар, якташлар, республикабызның төрле почмакларыннан туган җирен сагынып кайткан райондашлар! Барлык Әлки халкы, шәхсән үз исемемнән гомерлек бәйрәмебез –Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм, – дип башлады сүзен Александр Федорович. – Сабан туе – хезмәт туе. Елдан-ел аның мәгънәсе дә, даирәсе дә киңәя генә бара. Чыгышымның башында ук мин сезгә чиксез рәхмәтләремне юллыйм,– дип, район башлыгы авыл хуҗалыгы тармакларының еллык хезмәтенә, ирешелгән уңышларга тукталды. Алга таба да, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, җирлегебез үсеше өчен булдыра алганның барын да эшләргә, матур яшәргә өндәде ул. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә, тормышның барлык юнәлешләрендә алга бару, киләчәккә ныклы адымнар белән атлауда зур мөмкинлекләр тудыруы өчен, җылы рәхмәтләрен юллады. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2025 елның Ватанны саклаучылар елы буларак кабул ителүен тагын бер кат ассызыклап, тыныч яшәү шартлары, шанлы үткәнебез, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, бүгенге вәзгыять, махсус хәрби операция барышы, районның бу өлкәдәге эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.
– Бүгенге Сабантуй бәйрәме һәркемгә күңел күтәренкелеге, бетмәс көч-куәт, яңа уңышлар, шатлыклы очрашулар, бәхет-куанычлар алып килсен!– дип йомгаклады ул сүзен.
Район башлыгы зур бүләкләрне тапшыру тантанасын Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев белән бергә башкарды.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина “Фидакарь хезмәт өчен” медален, “Алинә” спорт залы директоры Айтуган Вафин
Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен алар кулыннан алды. ТР Министрлар кабинеты Рәхмәтләре белән дә күпләр бүләкләнде. Менә алар:
- “Востокзернопродукт” АҖ агрономы – Геннадий Ферапонтов;
- “Хузангай” ҖЧҖ нең складлар мөдире, МХО дә катнашучы ир-егетнең әнисе – Светлана Николаева;
- Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе – Руслан Морадымов;
- Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-экономия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Закирова;
- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү күпфункцияле үзәгенең баш белгечләре Ольга Гнеденькова, Раилә Гарифинова;
- Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев;
- “Әлки хәбәрләре” редакциясе баш бухгалтеры – Гөлнур Фәтхетдинова.
Илнур Наил улы үз чиратында әлкилеләргә җөмһүриятебез Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлауларын ирештерде.
"Кызыл Шәрык" ҖЧҖ генераль директоры Адел Хәйруллин да, уңган хезмәтчәннәрне, халкыбызның тырыш егет-кызларын бәйрәм белән тәбрикләп, һәр эштә, һәр тармакта күрсәткән теләктәшлек-ярдәмнәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады.
Авыл хуҗалыгы тармакларының төрле җәмгыятьләрендә хезмәт куючы алдынгы механизаторлар, ветврач, оператор һәм лаборантлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтенә, Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ольга Гуляева “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатына ия булды.
Ә менә “Әлки районының мактаулы гражданины” исеме хаклы рәвештә «Чаллы Гальваника Заводы» компаниясен гамәлгә куючы, Яр Чаллыда Әлки районы “Якташлык җәмгыяте” вәкиле Илдар Гәрәевка бирелде. Шулай булмый ни: район флагын Эльбрус түбәсенә кадаучы бит ул! Үз чиратында Илдар Таһирович та җавапсыз калмады. Әлеге флагны Александр Федоровичка тапшырды һәм үзенең кайнар котлау-сәламнәрен җиткерде.
Җирлегебезнең кечкенә генә уңышына да сөенгән, һәр тантанасында катнашырга тырышкан Дәүләт Советы депутаты, төбәкнең “Якташлык җәмгыяте” Әлки оешмасы рәисе Алсу Нәбиева:
– Бүген бирегә без иң матур, иң бәхетле төбәкнең төрле почмакларыннан җыелдык. Республикакүләм чараларның да үзәгендә кайнаган һәм уңышларга ирешкән районыбыз белән һәркем горурлана ала. Дус, бердәм халыкны җитәкләп хезмәт иткән, җирлек үсешенә күп көч куйган Александр Федоровичка, аның командасына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәгебезнең матур булачагына ышанам. Кырларда мул уңыш үсәчәгенә дә өмет зур. Әлки районы чәчәк атсын, балалар тусын, яшь гаиләләр артсын,–диде үзенең бәйрәм котлавында.
Дәрәҗәле кунакларның котлау-теләкләре матур җырлар, бүләкләүләр белән үрелә барды. Мәйдан кызганнан-кызды, халык бәйрәм рухы белән “кайнады”. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, җырчы егет –кызларының дәртле җырларына якташ йолдызыбыз Нияз Җәләлов, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова чыгышлары нур өстенә нур булып кушылды.
Дуслык булса, җыр да була
Әйе, дуслык, бердәмлек зур көчкә ия. “Күмәк көч тау күчерә”,– дип белми әйтмәгән шул борынгылар. Төрле милләт вәкилләрен берләштергән, ә күпчелек өлешен татар, рус, чуашлар алып торган районыбыз халкы, чыннан да, бик тату яши. Хезмәттә дә, ял-бәйрәмнәрдә дә бергә алар. Моның шулай икәнлеген үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменең тагын бер матур үзенчәлекле урыны – кечкенә ишегалды-йортларда дәлилләде.
Беренче йортта кояш астында шактый кызынырга өлгергән зур кунакларны чуаш туганнарыбыз салкын куас белән каршылады. Беркем дә аларның дәртле биюләренә кушылмый кала алмады.
Икенче йорт Бөек Ватан сугышы чорын хәтерләткән блиндаждан гыйбарәт иде. Биредәге “солдат, санитарлар” һәркемне кыр боткасы, кайнар чәй белән сыйлады, “Катюша” җыры белән сәламләде. Ә өченче йортта кунакларга мастер класста катнашырга – кул токмачы кисәргә дә туры килде. Ялындырып тормады алар. Үзләре үк шәп осталык та күрсәттеләр.
Бу вакытта мәйданда һәркемнең күңелен җилкендергән, өлкәннәрне яшьлекләргә алып кайткан, кушылып чабасы, көчне сынап карыйсы килгән төрле уеннар, бәйгеләр дәвам итте: йомыркалы кашык кабып, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, капчык “сугышы”, кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш ярышлары күңелне ымсындыра шул. Шунлыктан көянтә-чиләк белән су ташуда ир-егетләр дә рәхәтләнеп катнашты. Ә менә багана башына үрмәләү генә һәркемнең хәленнән килмәскә мөмкин. Быел анда 50,36 секунд маймыл тизлеге белән Базарлы Матак авылы егете Радик Галләмов менде. Читлектәге “мескен” әтәч иреккә очты.
Мәйданны зур кызыксыну белән күзәткән бер абыйга сүз катам. “Ничек сезгә бәйрәм, ошыймы?”– дип кызыксынам. Иске Чаллы авылы кияве – биектаулы Зөфәр Шакиров булып чыкты ул. Безнең якларга 45 ел дәвамында кунакка кайтып йөри икән инде. Зөфәр абый паром, юлсызлык чорларын да искә алды һәм районның бүгенге тормыш дәрәҗәсенә зур бәя бирде:
– Әлки җирлеге танымаслык булып үзгәрде. Торган саен матурая бара. Шундый бәйрәмнәрне дә җиренә җиткереп үткәрә алырлык көчкә, байлыкка ия. Гомер буе милициядә хезмәт иткән кеше буларак, иң курыкканым – тынычлык. Исән-имин үтсен. Һава торышы да алдан вәгъдә ителгән диярсең: бик шәп,– диде ул.
Әйе, нинди генә чара булмасын, беренче чиратта, аның хәвеф-хәтәрсез үтүе мөһим шул. Соңгы елларда һәркемнең күңелендә тынычлык, иминлек төшенчәләре зуррак урын били. Махсус хәрби операциядә катнашучы барлык якташларыбыз исеменнән сөйләгән Виктор Смирновның:
– Барыгызга да тыныч күк йөзе, игелек, бәхет, ныклы сәламәтлек телим, – дип, чыгышын йомгаклаган соңгы сүзләре чынга ашсын да, киләсе ел бәйрәмнәрен дә шат-көләч, сугышларсыз тыныч илләрдә каршыларга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев