Әлкиле исерек килеш машинасы белән идарә иткән
Исерек килеш рульдә барганы өчен, административ җәзага тартылганы булган зат кабат хәмер кулланган килеш машинасы белән идарә иткән.
Мәхкәмә, хөкемгә тартылучыны РФ Җинаять канунының 264.1 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (исерек килеш рульдә барганы өчен, административ җәзага тартылганы булган затның транспорт чарасы белән хәмер кулланып идарә итүе) гаепле дип санап, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чарасы йөртү таныклыгын да алу рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары кануный көченә кермәде.
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев