Атлар тук булыр – Әлки районының Борискино авылында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара
“Борискино” отрядында быел кышлатуга 364 баш ат белән керергә җыеналар. Карамалыда тагын 246 ат бар. Димәк, отрядка бу кадәр мал-туар өчен хәйран азык запасы туплыйсы.
“Борискино”да моның кадәр терлек күптәннән булганы юк иде. Кышлату өчен аларга каралты-кураны да көйләргә, җитәрлек азык та хәзерләргә кирәк. Отрядта махсус корылган азык утары да калмаган. Ә җәйнең гомере кыска – тизрәк мөмкин кадәр мулрак азык белән запаслану зарур. Шуңа биредә элеккеге алым белән, трактор җирне төрттереп казыткан базларга сенаж салырга тотынганнар.
Инде бер баз сенаж белән тулып килә. “Борискино” отряды икътисадчысы, вакытлыча исәп (учет) эшләрен алып баручы Гузәлия Харисовадан кайбер саннар белән кызыксынам.
- Кичә 365 тонна сенаж салдык. Бүгенгә 115 тонна керде. Кырларда быел яшел масса аз. Булган кадәрен югалтусыз җыеп алып, азыкны бар шартын туры китереп хәзерләргә тырышабыз,– ди ул.
Сенаж салуда мөһим нәрсә – аны әйбәтләп тыгызлау. Бу эшне базда ике К-701 тракторы башкара. Аларда эшләүче механизаторлар безгә яхшы таныш егетләр. Аларны язгы чәчү, азык хәзерләү чорында, урак өстендә бик еш алдынгылар исемлегендә күрәбез. Болар Әхмәттән Ринас Таҗиев һәм Борискинодан Виталий Арнаков.
Ринас гомерлек алдынгы механизатор Рифкать абый Таҗиевның олы улы. Әхмәтнең иң күркәм гаиләләреннән берсе булган Рифкать абый белән Фәридә апаның икенче уллары Мөнир дә туган якта төпләнеп калды. Ул да биредә эшли, шәхси КамАЗы белән кырдан яшел масса ташый.
Кырдан ваклатылган үләнне алты КамАЗ китереп тора. Аларны иярләүче Мәгъсүм Вәлиев, Шамил Билалов, ... Кәримов, Рөстәм Гайфуллин, Рәшит Сафин һәм Мөнир Таҗиев хезмәтләрен бик тырышып башкаралар.
Басуда ике азык хәзерләү комбайны (кормозаготовительный) эшли. Аларда Әхмәт авылы егетләре Фаил Яһудин һәм Владимир Мирлачев хезмәт куялар. Икесе дә алтын бәясе механизаторлар. Әнә алар чит илләрдә җитештерелгән куәтле “МагДон” һәм “Ягуар” комбайннары белән дә бик оста идарә итәләр.
Беренче сенаж базы янәшәсендә икенчесен дә казып әзерләп куйганнар. Баштагы баз тулуга, яшел массаны шунда сала башлаячаклар.
Ә арырак атлар кышлыйсы бинадан тирес чыгару эшләре бара. Атлар фермасы бригадиры Геннадий Бокарев шунда хезмәт куючы механизаторларны, шоферларны мактап алды.
- Дүрт көн эшләп, егетләр ферма тирәсен ялт иттерделәр. ДТ-75 тракторында Владимир Александров бөтен территорияне әллә ничә ел тупланган тирестән арындырды. “Кызыл Шәрык” шоферлары Равил Шәйхетдинов, Ринат Гәрәев, Фәнил Шәйхетдинов бик уңган эшчеләр,–ди Геннадий.
Ә черемәне машиналарга Спас районыннан килеп эшләүче Владимир Фирсов төяп тора икән.
“Борискино” отряды җитәкчесе Фәргать Әхмәтҗанов Геннадий Бокаревның үзе турында да бик җылы сүзләр әйтте:
- Ул маллар өчен үлеп тора торган кеше безнең. Бигрәк тә атларны ярата. Шуңа да, “Борискино”га күпләп ат китереләсе билгеле булгач, без бу җаваплы эшне Геннадий Бокаревка йөкләргә булдык. Безгә кайтканда маллар бик ябык, чирләшкәләр иде. Хәзер көрәеп, матураеп киттеләр. Тора-бара безнең отрядта “Кызыл Шәрык”нең атлар асрала торган төп утары да булырга тиеш,– ди җитәкче.
Авыл фермасына маллар кайту ул бит өстәмә эш урыннары дигән сүз. Әнә ат караучылар Андрей Дмитриев, Павел Мастеров үзләренә даими эш табылуга кинәнеп хезмәт итәләр. Тора-бара биредә тагын дүрт кеше эшли башлаячак әле. Әлегә исә кышкыга азык хәзерләү, маллар бинасын төзекләндерү эшләрендә егетләр сынатмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев