Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылда яшәп, ничек сыер асрамыйсың

    Авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. Сыерлы көнең - сыйлы көнең, дигән әйтем татар халкында тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер. Ләкин ул сый табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу-мәшәкать кичәргә, күпме тырышырга туры килүен мал асраган кеше...

    Тормышыбыз нык үзгәрде. Ничек кенә зарлансак та, мул тормыш белән яши халык. Бу муллыкның нигезендә хезмәт ята, билгеле. Бүген авыл халкының иң мәшәкатьле чагы. Терлекләрне кышлатырлык азык хәзерләп калырга кирәк. Карамалы авылында яшәүче Рафик һәм Гөлчәчәк Сафиуллиннар да бүген үз малларына азык хәстәрләү белән мәшгуль.
    Иске Камка авыл җирлегенә караган Карамалыда халык мал-туарны аз асрамый икән. Электән килгән традиция буенча биредә печән өчен авыл тирәсендәге болыннарны бүлеп бирү гадәткә кергән. Авылдагы 77 йортның 41е печәнлекләрне тигез итеп бүлеп чабалар биредә.
    Авылга килеп кергәч тә күзгә ташланганы - Карамалының урамнары чиста, өйләр дә матур итеп салынган. Халкы да тик ятмый: һәр гаиләдә булмаса да, икесенең берсендә печән хәзерләү белән мәшгульләр. Авыл көтүендә 81 сыер йөри. Аларга кышлату өчен 280 тонналап печән кирәк булачак. Моның яртысы чамасын хәзерләгән дә инде халык.
    Сафиуллиннар да зур шәхси хуҗалык тота. Йорттагы кош-кортны санамыйча, 15 баш сарык, 4 баш сыер, 4 үгез, 4 бозау асрыйлар алар.
    Без барып төшкәндә Гөлчәчәк апа җилкәсенә тырмасын салып болынлыктан печәннән кайтып килә иде.
    -Әйдәгез, узыгыз,-дип ул безне үз хуҗалыгына чакырды.-Әлегә караштыра торыгыз. Ирем Рафик авыл көтүендә, сәгать 7 ләрдә кайтып җитәр инде.
    Гөлчәчәк апаның капканың ачып керүе булды, бозаулары, хуҗабикә кайтканга сөенептер, кычкырып та җибәрделәр. Аларга көр тавышы белән үгез дә кушылды.
    Гөлчәчәк апа малларга азык биреп, су эчергән арада бакчага күз ташладым. Түтәлләрдә ник бер чүп күренсен. Гөрләп чөгендере, суганы үсә. Арткы бакчада да кыяры үрмәләткән, кишере сирәкләнгән, яшелчәләре мул булып үсеп утыра. Терлек-туар турында сүз кузгаткач:
    -Авылда яшәп мал асрамыйча булмыйдыр инде ул,-ди Гөлчәчәк апа.
    -Терлекләрне күпләп асрыйсыз, ничек өлгерәсез соң?
    -Арыйм дисәм, алдау булыр, шуңа күнгән инде без ирем Рафик белән. Иртәнге сәгать 4тә торабыз, кич 10 га чаклы аяк өстендә. Бөтен тормышыбыз балаларыбыз өчен, Раил улыбызга, Гөлсинә һәм Гөлгенә кызларыбызга хәлдән килгәнчә ярдәм итик, дибез. Мал-туар арасында вакыт сизелми дә. Ирем төнгегә эшкә киткәндә хезмәт күбрәк миңа эләгә инде, билгеле.
    Әйткәнемчә, мал-туарны күп асрыйлар алар. Ә бит җәй буе азыгын хәзерләргә, таңнан торып сыерын саварга, көтүен куарга, көтәргә кирәк. Бу мәшәкатьләр Сафиуллиннарның көндәлек гадәтенә кергән инде. Сарай башына шактый печән җыеп тутырганнар, артка да чүмәлә куярга уйлыйлар. Быел бит болын тулы билдән печән. Ничек тыныч күңел белән өйдә ятсын терлек хуҗасы.
    -Печәнне болыннардан трактор белән дә, үзебез бензочапкыч белән дә чаптырабыз. Балалар да кайтып ярдәм итә. Үзебезнең техника юк, ат белән ташыйбыз. Ким дигәндә 15 олау печән кирәк. Ирем "Кызыл Шәрык-Агро"да эшли, бөртекне аның хезмәт хакы исәбенә дә, шактыен сатып та алырга туры килә, - дип сөйли Гөлчәчәк апа.
    Дүрт сыер асрагач, сөтнең байтагы үз хаҗәтләреннән артып та кала, билгеле.
    -Көненә уртача 58-60 литр сөт савам. Бер өлешен үзебезнең бозауларга калдырам, авылда сораучы әбиләр бар - аларга да бирәм. Табыныбыздан сөт-катык, эремчек, яңа аерган каймак өзелгәне юк. Җәй айларында көн саен уртача 50-55 литр сөт тапшырам. Көзгә авышкач савым азая инде,-ди хуҗабикә.
    Сыерларына "Йолдыз", "Зур бүләк", "Яшь бүләк", "Карлыгач" дип кенә эндәшә Гөлчәчәк апа. Алар бит җан ияләре, яратканны сизәләр, ди. Әйбәт карап, тәмле, мул ашаткач, сөтне дә яхшы бирәләр. Сафиуллиннар - авылда иң күп сөт тапшыручыларның берсе. Сөт җыючылар һәм тапшыручыларның традицион район слетында катнашмыйча калганы юк Гөлчәчәк апаның. Һәр юлы ул район җитәкчелеге исеменнән Мактау кәгазьләре, бүләкләр дә ала.
    Рафик абый "Кызыл Шәрык-Агро"да терлекче, көтүче булып эшли. Ул яшьтән совхозда атлар караган. Терлек-туарны бик ярата, бигрәк тә аттан башка тормышын күз алдына да китерә алмый икән. Ә Гөлчәчәк апа социаль хезмәткәр булып эшли, алты әбине карый. Җитез ханым эшендә дә, зур хуҗалыгында да барына өлгерә.
    Терлек асрау җиңелдән булмаса да, сөт сату гаилә бюджетына керем бирә шул. Сафиуллиннар әнә узган айда тапшырылган сөт өчен 7500 сум акча алганнар. Әмма сөтнең сатып алу бәясен бер дә хупламыйлар, 9 сум 50 тиен җитәрлек бәһа түгел, диләр. Дәүләт халыктан сөт сатып алу бәясен арттырса иде, дип өметләнәләр.
    Сүз дә юк, балаларын тормыш юлына чыгарган, өлкәнәеп килүче Рафик абый белән Гөлчәчәк апа чәчәкләр үстереп кенә тынычлап яшәсәләр дә мохтаҗлык кичермәсләр иде анысы. Шулай да авылда гомер итүче эшкә уңган гаилә йорт тутырып мал асраудан ямь таба, шуңа куанып яши. Ә Карамалыда Рафик абый белән Гөлчәчәк апа кебек уңган, тырыш, булдыклы гаиләләр бик күп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: