Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Барлык диннәр дә тынычлыкка, яхшылыкка өнди

    Чәршәмбе көнне Татарстан мөселманнары диния нәзарәте үзәк дини оешмасының пропаганда бүлеге вәкилләре белән очрашу булды. Әлкилеләр белән бик мөһим темага - ислам диненең тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә өндәве турында дин өлкәсендә гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән хәзрәтләр сөйләште.

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров очрашуга килүчеләргә ислам диненең үзенчәлекләре турында сөйләде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең эшчәнлеге, рухи һәм әхлакый сыйфатларына тукталды.
    -Коръәндә әйтелгәнчә, пәйгамбәребез иң камил, күркәм сыйфатларга ия булган. Аны сәхабәләре, якыннары да киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле, ярдәмчел итеп тасвирлаганнар. Шуңа күрә һәр мөселман тормышында, эш-гамәлләрендә рәсүлебезгә охшарга омтылсын, аннан үрнәк алсын иде,-диде Нияз хәзрәт.
    Аннары Россия ислам университеты мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев "Нәрсә ул традицион ислам?" дигән сорауга җавап бирергә тырышты.
    -Барлык диннәр дә тынычлыкка һәм мәрхәмәтлелеккә өнди. Христиан дине дә, ислам да Авраамнан башлангыч алган диннәр, алар арасында уртаклыклар бик күп,-диде ул һәм дәвам итте:-Кызганычка каршы, бүген еш кына шуңа юлыгабыз: дөньяның кайсы почмагында нинди начарлык кылына (мин террорчылык актларын, экстремистик чыгышларны күз алдында тотам), тизрәк аларда мөселманнарны гаепләргә ашыгалар. Чын мөселман - башкаларны хөрмәт итүче, һәркемгә ихтирамлы, тынычлыкка, иминлеккә омтылучы кеше ул. Әмма мөселманнарны явыз нияттән чыгып үз максатларында файдаланучы көчләр бар. Аларның кешелеккә каршы юнәлтелгән гамәлләре ислам диненә дә каршы бит.
    Рөстәм хәзрәт исламдагы төп мәзхәбләрне дә кыскача гына тасвирлап алды һәм Россия мөселманнарының бик зур күпчелеге тоткан хәнәфи мәзхәбенә киңрәк тукталды, башка конфессияләр вәкилләре белән күрше булып яшәгән мөселманнар өчен аның ни дәрәҗәдә кулай булуын аңлатып үтте.
    Ә Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов мөселманнарның Мөхәммәт пәйгамбәр үрнәгендә башка диндәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, әйбәт күршеләр булып яшәргә тиешлеген дин тәгълиматларынаа таянып аңлатты.
    -Игелекле, рәхмәтле булырга тиеш үзен мөселман дип атаган кеше. Менә хәзер яшьләр дә күпләп дингә тартыла, алар диндә үз юлларын, үз кыйблаларын эзли һәм кайчак ялгыш нәтиҗәләр ясый. Кайбер яшьләр намаз укымаган әти-әнисе белән бер өстәл артына утырудан баш тарта. Бу дөрес түгел, мөселман һәрчак гадел, ата-анага ихтирамлы, шәфкатьле булырга тиеш,-диде.
    Руслан хәзрәт тә ислам диненең христианнар белән туганнарча яшәргә чакыруын ассызыклады. "Без Гайсә пәйгамбәргә һәм аның әнисе Мәрьямга ышанабыз, әмма аларга табынмыйбыз гына. Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр килгән, христианлыкка өндәгән пәйгамбәрләрне таныйбыз. Ислам да, христиан дине дә бары яхшылыкка гына өнди",-диде ул.
    Ә Рөстәм хәзрәт, экстремизм дип аталган күренешкә кире әйләнеп кайтып, бик тә урынлы аңлатма биреп үтте.
    -Экстремизм - катлаулы мәсьәлә, экстремистик карашлы кешене озын сакалыннан, кыска чалбарыннан танып була, диючеләр бик нык ялгыша. Кешенең дөньяга карашын белергә кирәк. Мөселман үзәктән боерык булмыйча (үзәк дигәнне бу очракта дәүләт, хакимият төшенчәсе белән тәңгәлләштереп була) көч кулланырга тиеш түгел. Мөселман агрессиягә каршы гына агрессия белән җавап бирә ала. Кемдер әйтә: Алалаһка ышанмау көч куллану өчен сәбәп була ала, ди. Әмма бу дөрес түгел. Чөнки исламда дингә көчләп кертү юк. Көч куллануга бердәнбер сәбәп - үз-үзеңне, якыннарыңны куркынычтан саклау. Ә безнең илдә андый куркыныч юк, димәк, экстремистлыкка нигез дә юк,-диде ул.
    Очрашуда журналист, язучы Фәния хаҗия Хуҗиәхмәт тә катнашты. Ул менә 20 ел инде ислам динендәгеләрне еллык "Мөселман календаре" чыгарып сөендерә. Журналистның очлы күзе очрашуга аз кеше килүен күреп алган. Чынлап та, гадел кисәтү. Шул дәрәҗәдәге дин гаилимнәре белән бик күпләр теләп очрашыр, аларның акыллы, дәлилле сүзләренә колак салыр, ә күңелләре шикле яшьләребез дә залда утырса, үзләрен борчыган сорауларны биреп, җаваплар алса, очрашуның файдасы тагын да зуррак булыр иде. Авыл мәчетләре муллалары исә кунакларга бер генә сорау да бирмәделәр...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: