Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер авылда – биш ферма

    Быелдан Татар Мулла авылында 5 гаилә фермасы эшләп китәчәк. Бу 39 йорты, 108 кешесе булган авылда. Шундый җитди эшкә тәвәккәлләп алынган Татар Мулла фермерларының эшен, төзелешләр барышын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов белән карап кайттык.

    Читтән килгән берәү шик белдереп: "Бу авылда фермерлыкка алынучы шулкадәр кешене финанслап торучы акча капчыгында утыручы берәр агай бардыр",- дип тә уйларга мөмкин. Чөнки берьюлы биш гаилә фермасы төзелү ул зур авыллар өчен дә сирәк күренеш.

    Чынлыкта исә монда һәр гаилә үз көче белән зур төзелешләргә алынган. Гаилә фермасы оештыру өчен эшне иң элек бар таләпләргә җавап биргән бина булдырудан башларга кирәк. Татар Мулла авылына юл тотканда без әнә шул маллар өчен төзелә торган корпусларны карауны, хуҗаларының бу эшкә омтылышлары, кәефләре белән кызыксынуны максат иттек.

    Юл уңаенда Алпар авылына да сугылып, авыл башында төзелеп килә торган гаилә фермасын күреп чыгарга булдык. Бу Рамил Гарипов хуҗалыгы. Төзүчеләр монда маллар өчен 31 метрга 12 метр зурлыгында бина төзиләр. Инде стеналарын күтәреп бетереп киләләр. Хуҗа үзе материаллар юллап район үзәгенә киткән. Рамил гаиләсе моңа кадәр дә мал-туарны күп асраган. Аның эшкәртә торган басуы да бар икән. Гаилә фермасы булдыруның өстенлекләрен аңлаткач, Рамил тәвәккәлләп шул эшкә алынган - иске агач абзарларны сүтеп, менә шундый зур, 24 баш савым сыерына исәпләнгән корпус торгыза башлаган. Төзүчеләр киләсе атнадан инде бинаның кыегын җыя башлыйбыз диләр.

    Алпарга орынып диярлек торган Татар Мулла авылына ташлы юл илтә. Хәтерлим, заманында татармуллалылар бер җыенда район башлыгына мөрәҗәгать итеп:

    -Безнең авылга чаклы таш булса да җәеп булмасмы, язгы-көзге пычракта юллар үтә алмаслыкка әйләнә,-дигәннәр иде.

    Озак та үтмәде, авылга кадәр ташлы юл салынды. Инде 5 гаилә фермасы булырга торган Татар Мулласына тиздән юлның асфальтлысы да киләсенә шик юк. Ә әлегә машинаң белән дыңгырдатып таш юлдан йөрисең килмәсә, күтәрткән юл астыннан элдертәсе.

    Татар Мулла авылыннан исемнәре халыкка танылган, булдыклы, эшлекле шәхесләр күп чыккан. Шамил Маннаповны, Салих Маннаповны (Мөдәрис Вәлиев) кем белми?! Төрле җитәкче урыннарда эшләүче, үз эшен булдырып җир җимертеп яшәүче уллары да шактый бу авылның.

    Заманында Татар Мулла авылында "Алпар" совхозының зур сөтчелек фермасы бар иде. Анда районга танылган уңган савымчылар хезмәт куйды. Алар шулкадәр тырышып, булсын дип эшлиләр, хезмәт урыннары өчен җан аталар, фермада эшләүче теләүчеләр күп була иде. Биредә бүген дә бик тырыш, булдыклы халык яши. Әнә гаилә фермасы булдыру мөмкинлеге тугач, дәррәү шушы зур эшкә алынганнар.

    Менә Татар Мулла авылына керешкә үк стеналары ак кирпечтән күтәрелгән бина төзелеше янына туктадык. Монда Рамил Гыйматдиновның гаилә фермасы булачак. Әлеге корпуста Рамил савым сыерлары асрарга ниятли.

    Мин таштан стена өючеләр арасында бер хатын-кыз булуга игътибар иттем.

    -Сез һөнәрегез буенча төзүчеме әллә?-дим, таш белән бик оста эш итүен күзәтеп торгач.

    -Гомерем буе Түбән Камада төзелештә эшләдем мин. Дөрес, бизәү эшләре, плитә ябыштыру кебек хезмәтләрне башкардым.

    Ягымлы, ачык күңелле бу ханым гаилә фермасы башлыгы Рамилнең бертуган апасы икән. Аның янәшәсендә кирпечтән стена күтәрүче ир-ат исә Рамилның Казанда яшәүче абыйсы булып чыкты. Ул энекәшенә ярдәм итәргә дип отпуск алып кайткан. Мин измә хәзерләп торучы ир-атка ымлап:

    -Әле ул да туганыгыздыр?-дим.

    Анысы Рамилның хатыны Саниянең Тольятти шәһәрендә яшәүче абыйсы икән. Ул да отпуск алып туганнарына ярдәмгә килгән.

    Шулай итеп, Рамилның маллар корылмасын туганнар бригадасы төзи булып чыкты. Билгеле, болай эшләүнең отышлы яклары күп. Бердән, туганың өчен бар тырышлыгыңны куеп, бик яхшы, сыйфатлы итеп эшләргә тырышысың. Аннан, акча чыгымнарына да экономия.

    Чыннан да, бина бик сыйфатлы итеп салына. Аның нигезеннән үк ныклы итеп эшли башлаганнар. Корылманың стенасы да җылы сакларлык итеп төзелә- башта керамзит блоктан, аннан ак кирпеч белән тышлана, ике арага калын пенопласт куела. Тәрәзәләре пластиктан булачак. Бинаның ишекләре биек, киң, теләсә нинди транспорт белән кереп йөрерлек була. Бүген-иртәгә корпусның башын җыярга керешергә исәпләре. Төзелеш өчен барлык материаллар да кайтарылган.

    Гыйматдиновларның гаилә фермасы төзелешенә хөкүмәт 1 миллион сум акча бирәчәк. Акчаны быелдан бина 50 процент әзер булуга ук бирә башлыйлар. Узган ел корылма 80 процент әзер булганда гына субсидия бирелә иде.

    Янәшәдә генә күп итеп рулонлы печән алып кайтып бушатылган. Төзелеш эшләре белән бергә кышка азык хәзерләүне дә читкә куймыйлар. Терлекләр бинасы күтәртелгән юлга якын, электр линиясе сузылган, су кертергә дә бик җайлы. Тирес чыгару өчен ТСН агрегатын исә гаилә башлыгы ярты бәясенә генә сатып алачак. Гаилә фермасы төзелешенең генә түгел, аны җиһазлау чыгымнарының да яртысын дәүләт үз өстенә ала.

    Ферманы Рамил өч ел дәвамында 24 баш савым сыерлары белән тутырырга тиеш. Гыйматдиновларның бүген үк дистәдән артык мөгезле эре терлеге бар. Калганын сатып алганда аңа һәр баш терлекнең тереләтә авырлыгы өчен 40 сум чыгымны янә дәүләт каплый. Әйтик, 500 килограммлы сыерны килосын 100 сумнан сатып алганда фермерга ул 50 мең сумга төшәр иде. Ә дәүләт шул чыгымнарның 20 мең сумын субсидия рәвешендә аларга кире кайтарачак. Ә дуңгыз һәм сарык сатып алган гаилә фермасы хуҗаларына малларның һәр килосы өчен тотылган чыгымның 30 проценты субсидияләнә.

    Рамил Гыйматдиновның гаилә фермасы быел тулы куәткә эшләп китәсенә инде беркемнең шиге юк. Ә бит Рамил бу эшкә башта бик икеләнеп кенә алынган иде.

    Татар Мулла авылы җыенында халык : "Кешеләргә хезмәт урыннары юк", дип зарланды. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин шунда:

    -Авылны саклап калу өчен монда гаилә фермалары булдырырга кирәк. Менә кырчылык белән шөгыльләнүче Рамил Гыйматдиновка терлек корпусы салып шул эш белән шөгыльләнергә киңәш итәм,-дигән иде.

    Рамил исә:

    -Белмим шул, уйлап карарга кирәк,-дип, әлеге эшкә алынырга бик ышандырмады.

    Бүген инде ул тәвәккәлләп гаилә фермасы төзелешенә тотынуына үзе дә куанадыр. Әнә бит читтә яшәүче туганнары да аның бу эшен хуплап, дәррәү ярдәм итәргә кайтканнар.

    Без Татар Мулла авылының сул ягындагы бәрәңге бакчалары буйлап китеп тагын бер корылма янына тукталдык. Монда төзүчеләр күренми. Идрис Габдрахманович әйтүенчә, бу Тәлгать Фәттаховның гаилә фермасы булачак. Алар бертуган энесе Илшат белән өйләре артында савым сыерлары фермасы салалар. Әлегә эшләре тукталган. Хәер, монда төзелеш инде ахырына якынлашып килә. Дәүләттән шул төзелеш өчен каралган субсидия акчасын алуга эшләрен төгәлләп, корпусны маллар белән тутырырга икән исәпләре.

    Ә инде арырак баргач Фәрит Гыйматдинов төзелешенә тукталдык. Фәрит 12 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы кора. Аңа дәүләттән 500 мең сум субсидия бирелгән.

    Фәрит үзе шушы авылда туып үскән, бик озак еллар ул район үзәгендә "Сельхозхимия" берләшмәсендә К-701 тракторында эшләде. Ул бик булган егет. Базарлы Матакта әйбәт йорт-җире бар.

    -Гомерем буе туган авылыма кайтып иркенлектә кош-корт, терлек асрау турында хыялландым. Инде әни дә үлеп киткәч, төп нигезебез таралмасын дип бирегә кайтып яши башладым. Башта өйне әйбәтләп ремонтладык. Маллар асрыйбыз, 120 баш каз бәбкәсе алдык. Монда бит район үзәге түгел, иркенлек, янәшәдә генә сулык, болыннар,-дип сөйли Фәрит.

    Ул да ике сеңелесенең ирләре һәм әле яңа гына солдаттан кайткан улы Равил белән зур терлекләр корылмасын төзеп яталар. Башта агач чыгарганнар, такта ярдырганнар, инде менә юкә агачыннан маллар өчен җылы абзар салалар. Тагын 2-3 көннән стеналарны күтәреп бетереп, түбәсен җыярга керешәчәкләр. Янәшәдә түбә калае, борыслар ята. Кыскасы, эш тулы куәткә бара.

    Тагын бер гаилә фермасын төзүгә Рафис Әсәдуллин алынган. Рафис та туганнары белән бүрәнәдән абзар сала башлаган. Ул 50 баш сарык асрарга җыена. Рафисның абзары өе янәшәсендә бушап калган участокта булачак. Рафис абзарны зур итеп, тора-бара маллар санын 120-130 башка җиткерерлек ясап кора.

    Рафис Әсәдуллин күп балалы әти икән әле. Алар хатыны Гөлфирә белән 6 бала тәрбиялиләр. Олы кызлары 16 яшьлек Алинә инде әтисенең беренче ярдәмчесе дә. Ул төзелеш эшләрендә ныклап торып булышып йөри.

    Рафис безне озатканда:

    -Төзелешне туктатмыйбыз, материаллар әле бар, җитмәгәненә заказ бирдек,-дип калды.

    Татар Мулла авылында яшәүче Айрат Монадиев исә бу көннәрдә инкубатор булдыру уе белән янып йөри икән. Әлеге эшчәнлеге өчен ул буш торган бер бинаны сатып алырга җыена. Кыскасы, Айратның да нияте бик җитдигә охшаган.

    Татар Мулла авылында төзелүче бу гаилә фермаларында булгач, кечкенә генә авылның тулы куәткә яшәп ятуына куанасың. Бу авыл инде бетмәс, югалмас. Әти-әниләре эшен дәвам иттерергә әнә балалары үсеп килә, янә мәктәбе дә ачылыр, юллары әйбәт. Бу авыл бит табигатьнең нинди хозур почмагына урнашкан.

    Гаилә фермасы булдыру эшенә алынырга икеләнеп торучыларны бирегә алып килеп, авылның шундый оптимист рухта яшәп һәм эшләп ятучы яңа гаилә фермалары хуҗаларын күрсәтәсе иде. Белеп торыйк, гаилә фермалары программасының республикада гамәлдә булу вакыты 2014 елга кадәр генә каралган. Кыскасы, бүген бу эшкә тәвәккәлләп алынучылар зур отышта кала.

    -

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: