Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең бурыч – законнан тайпылганнарны туры юлга бастыру

    Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе районыбызда 2005 елда эшли башлады. Хөкем ителеп тә, ирекләреннән азат итү белән бәйле булмаган җәза бирелгән кешеләр белән эшләүче оешма бу. Элегрәк андыйлар белән милициянең участок инспекторлары шөгыльләнгән. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе оешкач, анда инспектор булып Марсель Хәлиуллин эшләде. Бүген исә инспекция белән эчке эшләр майоры...

    Милициядә эшләү Айратның балачак хыялы була. Яңа Чаллы урта мәктәбен тәмамлаганда аның максаты анык була инде - юридик институтка керү. Әлеге югары уку йортын уңышлы тәмамлап, Айрат эчке эшләр лейтенанты дәрәҗәсе ала һәм эшкә туган ягына кайта. 2005 елда ул җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы итеп билгеләнә. Хезмәтен остазы Марсель Хәлиуллин кул астында башлап җибәрә, аннан күп нәрсәгә өйрәнә. Кызганыч, Марсель Әсәдулла улы бүген арабызда юк инде.
    2009 елда Айрат Морат улы район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе начальнигы итеп билгеләнә. Бу катлаулы һәм бик җаваплы эшнең асылы хакында А. М.Гибадуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
    -Сезнең инспекциянең төп бурычын кыскача гына әйтеп үтегез әле.
    -Төп бурычларның берсе - инспекциядә исәптә торучыларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау.
    -Айрат Моратович, хөкем ителгәннәрне төзәтү, туры юлга бастыру, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үзгәрүләренә ирешү өчен сез нинди чаралар кулланасыз?
    -Шартлы рәвештә, ягъни иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгән һәм безнең инспекциягә исәпкә куелган кешеләргә билгеле бер бурычлар йөкләнә. Аларга рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар вакытында безгә килеп теркәлү үтәргә, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә җәмәгать урыннарында йөрмәскә тиешләр. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Бу таләпләрнең үтәлүен тикшерү йөзеннән без һәрдаим аларның яшәгән урыннарында булабыз, полициянең участок уполномоченныйлары, җирле үзидарә органнары белән элемтәдә торып эшлибез. Инспекциядә теркәлгән кешеләр белән һәм аларның күршеләре, гаилә әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрәбез. Әле күптән түгел генә Чуаш Борнае, Борискино, Түбән Әлки авыл җирлекләрендә булдык, хөкем ителгән 10 кешене тикшердек. Күзәтүләрдән күренгәнчә, алар тәртипле тормыш алып баралар, туры юлга басарга омтылалар.
    -Сездә исәптә торган килеш тә хокук бозу юлына басучылар еш очрыймы?
    -Андыйлар бар, билгеле. Хокук тәртибен бозучыларга карата административ беркетмәләр төзергә дә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак чаралар да күрәбез. Менә бер мисал китерәм. Хөкем ителгән Ф. беркайда да эшләргә теләмәде, гаиләсендә, күршеләре белән низаглар чыгарды. Кыскасы, ул тәртипле тормыш алып барырга уйламады да. Без аңа кырысрак җәза бирүне сорап район судына күрсәтнамә юлларга мәҗбүр булдык. Суд безнең тәкъдимне канәгатьләндерде. Ф. ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер ул төрмәдә утыра. Ә бит бу кешенең иректә калырга, туры юлга басарга мөмкинлеге бар иде. Бары тик тырышып эшләргә, үзен яхшы яктан күрсәтергә, якыннары һәм күршеләре белән дус, тату мөгамәләдә яшәргә генә кирәк иде.
    -Төзәтү эшләренә һәм мәҗбүри эшләргә хөкем ителүчеләр бар. Боларның аермасы нидә?
    -2005 елдан хөкем җәзасын үтәүнең яңа төре - мәҗбүри эш - кертелде. Хөкем ителүче теркәлгән урында җирле үзидарә органы һәм инспекция хезмәткәрләре арасында килешү төзелә. Әлеге килешү нигезендә, хөкем ителгән кеше билгеле бер хезмәтне башкара. Бу хезмәт өчен аңа акча түләнми. Ә төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәргә хезмәт хакы түләнә.
    -Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә электрон беләзекләр кидерү гамәлгә кертелде бит. Алар безнең районда да кулланылачакмы?
    -Әйе, алар безгә дә кайтарылачак. Бәясе дә кыйммәт. Бу беләзекләрне шартлы хөкем срогын узганда тиешле таләпләрне бозган кешеләр генә йөртәчәк. Хөкем ителгәннәрнең күбесе әлеге чарага каршы. Беләзек ватылган очракта, аның бәясен "иясе" үзе түләячәк бит.
    -Бүгенге көндәлек эшләрегез белән таныштырып үтсәгез иде.
    -2013 елның гыйнварыннан бездә 117 кеше учет аша узды. Шуларның берсе - балигъ булмаган үсмер. 1 кеше - мәҗбүри эшләргә, 6 кеше - төзәтү эшләренә, 99 кеше - сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгән, 11 енең ирекләре чикләнгән.
    Инспекция хезмәтенең уңай нәтиҗәләре дә күренә. Биредә исәптә торучыларның күпчелеге хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмыйча узалар, туры юлга басалар. Монда инспекция начальнигы Айрат Гибадуллинның тырышлыгы зур, билгеле. Ул хокук тәртибен саклау буенча белемнәрен тулыландырып, камилләштереп тора, гамәлдәге законнарга таянып эшли. Җитәкчеләре дә аны үз хезмәтен оста оештырырга сәләтле белгеч буларак бәялиләр икән, күп санлы Мактау грамоталары шуны раслый.
    Җинаять җәзаларын үтәтү службасы хезмәткәрләренең календарьда хәзер үз һөнәри бәйрәмнәре бар. Ул май аенда билгеләп үтелде. Хезмәтләрендә яңа уңышлар аларга!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: