Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – мәдәният хезмәткәрләре көне. Әлки районының клуб, китапханә, музей эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин котлады

Мәдәният хезмәткәрләрен 25 мартта билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Бу көнне без мәдәниятне үзенең профессиясе иткән, тормышын җиңелләрдән булмаган һәм халык өчен бик кирәкле шушы хезмәткә багышлаган һәркемгә ихтирам һәм хөрмәт хисләребезне җиткерәбез. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре рухи кыйммәтләребезне саклау, арттыру  аларны түкми-чәчми халыкка җиткерү, авыл кешеләренең ялын файдалы, эчтәлекле итеп оештыру өчен бик күп көч куялар. Бөтенебез ял иткәндә алар эшлиләр, безнең өчен бәйрәм ясыйлар. Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган мәдәният хезмәткәрләребез кешеләргә  яктылык, мәрхәмәт  чаткылары өләшәләр, матурлыкны күрергә,  бәяләргә өйрәтәләр. Аларның  иҗаты һәм тынгысыз көндәлек хезмәте белән районыбызда фестивальләр, концертлар, бәйгеләр үткәрелә, бер генә милли бәйрәм дә, авыл җыеннары да сәхнә осталары катнашыннан башка узмый. Тырыш хезмәтләре тормышыбызны ямьләндерә, районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларын берләштерүгә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Төп вазыйфаларыннан тыш, клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре авылларның җәмәгать тормышында актив катнашалар, торак пунктларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү буенча зур эш алып баралар.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Үз эшегезгә бирелгәнлегегез, аны профессиональлек, югары җаваплылык хисе белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, һәркайсыгызга, шулай ук якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Хезмәт дәртегез, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен,  һәр мәдәният учреждениесе, халыкны яңадан-яңа чаралар белән җәлеп итеп, гөрләп эшләп торсын!”, диелә район башлыгы котлавында.

 

Районыбызда бүген 51 клуб, 36 китапханә, 2 музей, 1 кино учреждениесе, 1 музыка мәктәбе эшли.

Әлки халкына 300 гә якын кеше мәдәният хезмәте күрсәтә. Районда дүрт кеше “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемне йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев