Чуаш Борнае авыл җирлегендә халык җыены узды
Яңалыклар

Чуаш Борнае авыл җирлегендә халык җыены узды

Гражданнар җыеннары дәвам итә. Бүген Чуаш Борнае авыл җирлеге халкы белән очрашу булды. Бу елның 7 аенда җирлектә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен, озак вакыт тракторчы булып эшләгән Идрис Гәрәевка рәхмәт белдерелде. Тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертү турында Таныклыклар тапшырылды:

  • Светлана Ензаевага — «Хузангай» ҖЧҖ сыер савучысы;
  • Фирьяз Кашаповка — Татар Борнае мәктәбе укытучысы;
  • Елена Шумаковага һәм Регина Тяминовага — җирлекнең балалар бакчалары мөдирләре.

Нет комментариев