Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Германиядә исерекләрне, хәерчеләрне очратмадык”

    Узган ел районыбыз медицина хезмәткәрләренең эше гаять югары бәяләнде. Яңа Салман табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Әнвәр Кәтиев һәм Түбән Әлки фельшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов, "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә җиңу яулап, "Ел табибы" исеменә лаек булдылар. Алар икесе дә чит илдә стажировка үтүгә юллама белән бүләкләнделәр. Һәм менә ел...

    Узган ел районыбыз медицина хезмәткәрләренең эше гаять югары бәяләнде. Яңа Салман табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Әнвәр Кәтиев һәм Түбән Әлки фельшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов, "Ак чәчәкләр" республика бәйгесендә җиңу яулап, "Ел табибы" исеменә лаек булдылар. Алар икесе дә чит илдә стажировка үтүгә юллама белән бүләкләнделәр. Һәм менә ел азагында табибларыбыз Германиядә булып, анда сәламәтлек саклауны оештыру белән танышып, немец коллегалары тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. Алты яшәр сәфәрдән кайтса, алтмыш яшәр күрә килер, диләр бит. Без дә райондашларыбызның чит илдә күргән-белгәннәре белән кызыксынып, аларны сорауларга күмдек. Илмир Шәмсетдинов белән әңгәмәбезне газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

    -Илмир Габделхакович, Германиядә медицинаның бик югары дәрәҗәдә булуы барыбызга мәгълүм. Башка илләрдән дә халык анда дәваланырга агыла. Алманнар моңа ничек ирештеләр икән?

    -Немецлар бик акыллы, максатчан, гаҗәеп тырыш һәм төгәл халык бит. Аннан соң, биредә кешеләрнең саулыгын саклауга искиткеч зур әһәмият бирелә. Милләтне сәламәтләндерү (оздоровление нации) дәүләт өчен беренче урындагы, иң-иң мөһим бурыч булып тора. Моның өчен ниләр генә эшләнми! Германиядә сәламәтлек саклауга тотылучы чыгымнар елдан-ел арта бара - һәр ун евроның берсе медицина тармагына юнәлтелә.

    -Анда да бездәге кебек медицина иминияте бармы?

    -Әлбәттә. Һәр кеше хезмәт хакының 25 процентын медицина иминиятенә түли. Эш бирүче дә үз средстволарыннан хезмәткәре өчен әлеге 25 процент күләмендә акчаны шунда, ягъни хастаханә кассасына күчерә. Бу бик зур суммалар. Биредә хастаханә кассалары бик бай. Билгеле инде, медицинаны дәүләт тә мулдан финанслый.

    -Сәламәтлек саклау ничек оештырылган соң?

    -Кеше саулыгы турында биредә бала дөньяга килгәнче, ана карынында чакта ук кайгырта башлыйлар. Балаларда бик бәләкәйдән, ясле-бакча яшеннән үк сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләнә. Анда бездәге шикелле поликлиникалар юк. Кеше билгеле бер участокка, табибка да беркетелмәгән. Авырып китсә, теләсә кайсы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә. Һәр җирлектә табиб кабинетлары (практикующий врач) эшли, аларда гадәттә бер табиб һәм ике шәфкать туташы була. Зарурлык бар икән, табиб авыруны клиникага юнәлтә. Ә зур-зур клиникалар, медицина үзәкләре, тернәкләндерү (реабилитация) үзәкләре биредә бик күп, адым саен диярлек. Болар бездәге республика клиник хастаханәсе кебек эре, 500-600 кешегә исәпләнгән учреждениеләр.

    -Әлеге клиникаларның бездәгедән аермалы булган нинди яклары күзегезгә ташланды?

    -Анда палаталар бары тик бер яисә ике кешегә генә исәпләнгән. Зур, иркен әлеге бүлмәләрнең һәркайсы реанимация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Ә болай алар хастаханә палатасыннан бигрәк фатирны хәтерләтә. Өйдәге кебек җиһазлар - телевизор, кухня гарнитуры, суыткыч һ.б. куелган. Ашау-эчү "швед өстәле" принцибы буенча - пациент үзе сайлап ала. Без үзебез дә авыз иттек, ризыклары бик тәмле. Бер шәфкать туташы 4-5 авыруны гына карый (ә бездә 20-30 пациентны). Клиникада әллә ни озак ятмыйлар да икән, әйтик, инфаркттан соң 2-3 көннән аякка бастыралар. Ә аннан соң тәмам терелеп җиткәнче тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалыйлар. Авыру өендә ятса аңа махсус шәфкать туташы билгеләнә. Клиникаларга теләсә кем кереп йөри ала, бернинди сак, вахта аша үтмисең. Аякка бахиллар, өскә халат кию дә юк. Безгә моны болай аңлаттылар: ишектән узганда ук махсус җайланмалар кешене баштанаяк "зарарсызландыра", ә коралы-фәләне булса кеше гомумән эчкә үтә алмый икән.

    -Әлеге клиникаларда дәвалану бушлаймы?

    -Әйе, Германия гражданнары өчен медицина хезмәте бушлай. Табиб рецепты буенча аптекаларда дарулар да түләүсез бирелә.

    -Илмир Габделхакович, дәүләт шундый кайгыртучанлык күрсәткән илдә кешеләрнең саулыгы да яхшыдыр инде?

    -Дөрестән дә, алманнар бик сәламәт халык. Биредә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 79 яшь, ә хатын-кызларныкы - 85 яшь. Ир-ат та, хатын-кыз да 65 яшьтә пенсиягә чыга. Ә 1967 елда һәм аннан соң туганнар 67 яшьтә генә лаеклы ялга китәчәк. Пенсия яшендәге кешеләр дә анда олы күренми - яшь чырайлылар, төз буй-сынлылар. Шуңа басым ясап әйтәсем килә: алман халкы сәламәтлеге турында беренче чиратта үзе кайгырта. Бу ил халкының менталитеты шундый: сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга бик зур әһәмият бирәләр, күп хәрәкәтләнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Германиядә иң яхшы машиналар җитештерелә. Әмма күпчелек кеше биредә велосипедта йөри. Бер шәһәрдә булганда "мигалкалар" белән бер-бер артлы машиналар узды. "Министрыгыз ахры",-дибез. "Юк, бездә министрлар эшкә трамвай белән бара, Россиядән килүчеләрдер, алар шулай йөрергә ярата",-дип җавап бирде немецлар. Биредә халык гел саулыгын тикшертеп тора. Диспансерлаштыру дәүләткүләм әһәмияткә ия мәсьәләгә әверелгән.

    Елына икешәр мәртәбә диспансер тикшерүе узучылар бар. Беркем дә тикшерелүдән баш тартмый. Шуңа яман шеш, бүтән күп чирләр иртә срокларда ачыклана һәм дәвалау нәтиҗәле була. Монда халык нигездә картлыктан үлә.

    -Ә гомумән Германия халкы нинди ул? Тормышлары нинди, ничек яшиләр?

    -Немецлар турында күңелдә бик әйбәт тәэсирләр калды. Ягымлылар, игътибарлылар, кешегә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Тыныч һәм тыйнаклар, ашыкмыйлар-кабаланмыйлар. Анда халык мода артыннан кумый, табигый материаллардан тегелгән уңайлы, җайлы киемнәр кияләр. Тәртип белән яшәү, законнарны тайпылышсыз үтәү аларның канына сеңгән. Әйтик, тыныч кына бер шәһәр урамыннан барабыз. Светофорда кызыл ут яна, ә юлда бер генә машина да юк. Без юл аша чыктык та киттек. Ә немец кешесе яшел ут янганны көтеп басып калды. Һәркем юл кагыйдәләрен үтәгәнгәдер, мөгаен, анда бөкеләр дә юк. Без байтак шәһәрләрдә, әйтик, Дюссельдорфта, Кёльн, Эссенда булдык. Берсендә дә исерекләрне, хәерчеләрне, шулай ук полицейскийларны очратмадык. Биредә уртача пенсия - 70 мең сум. Лаеклы ялга чыкканда хезмәткәргә бер тапкыр бирелә торган зур пособие түләнә. Ә ташламалы пенсияләр юк. Бу илдә хәйриячелек бик киң таралган. Зур керемнәр алучылар - спортчылар, артистлар, бизнесменнарның бүтәннәргә ярдәм итүе гадәти хәл. Чиста продукциягә, экологиягә зур игътибар бирәләр. Әмма Германия дә бүген демография мәсьәләсендә зур авырлыклар кичерә. Яшьләр соң өйләнешә, гаиләләрдә нигездә бер генә бала. Илдә эшче кулларга кытлык зур. Анда хәзер биш миллион төрек, дүрт миллион Россия кешесе эшли.

    -Ә бездәге кебек табибларга кытлык юкмы?

    -Германиядә һәр 200 кешегә бер табиб туры килә (бездә - 1200 кешегә бер). Табибларның уртача хезмәт хакы 160-170 мең сум. Анда да авылларда табиблар җитешми диләр. Германия бит "федераль җир" дип аталучы 16 административ-территориаль берәмлеккә бүленгән. Әлеге җирләр үзәккә бик аз бәйле. Керемнәренең 75 процентын алар үзләре теләгәнчә файдаланалар. Һәр җир авыл табибларына ярдәм итү буенча төрле чаралар куллана. Әйтик, аларны салымнар түләүдән азат итәләр, эш хакларын арттыралар һ.б. Табибларның абруе бик югары, җаваплылык та зур. Биредә табиб сигез ел вузда укый. Аннан соң биш ел стажировка узганнан соң гына ул үз профессиясе буенча эшли ала.

    -Чит җирләргә барып гыйбрәт ал, диләр бит. Әйтүегезчә, Илмир Габделхакович, алман илендә сез үзегез өчен күп файдалы мәгълүматлар алгансыз. Газета укучыларыбызга да байтак кызыклы һәм гыйбрәтле нәрсәләр җиткердегез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: