Яңалыклар

Казанда яңа аттракционнар паркы барлыкка киләчәк

Казандагы элеккеге «Кырлай» урынында яңа аттракционнар паркы булдырылачак.

Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин мәктәп укучылары белән ачык очрашуда сөйләде, дип яза чыганак

- Бүгенге көндә Татарстан Рәисе кушуы буенча бер компания паркның проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә. Аттракционнар паркы Җиңү паркыннан күчәчәк , — дип сөйләде Метшин.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, яңа киңлек аттракционнар дәрәҗәсе буенча зуррак һәм масштаблырак булачак. Әлегә Метшин укучыларга «Елмай» паркында йөрергә киңәш итте.


Нет комментариев