Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көне уңаеннан республиканың иң яхшы педагогларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә 14 педагог лаек булды, шул исәптән Любовь Мукусева — Әлки районы Сихтәрмә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Сезнең профессионализмыгыз, зирәклегегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз — республикабыз киләчәгенең нигезе.
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Нет комментариев