Әлки Гостехнадзор бүлеге үткәргән рейдта кагыйдә бозу фактлары ачыкланган
Яңалыклар

Әлки Гостехнадзор бүлеге үткәргән рейдта кагыйдә бозу фактлары ачыкланган

Гостехнадзорның Әлки районы буенча бүлеге техниканың төзеклеген тикшерү буенча рейд үткәргән.

Бүлек җитәкчесе Андрей Петухов хәбәр иткәнчә,  рейд үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы һәм башка төр техника катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү, юл-транспорт вакыйгалары санын киметү максатында оештырылган.

Рейд барышында 9 берәмлек техника тикшерелгән, кагыйдә бозуның бер очрагы ачыкланган. Әлеге факт буенча РФ Административ хокук бозулар  кодексының 9.3 маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән һәм транспорт йөртүчегә штраф салынган.


Нет комментариев