Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Иске Кората җирлегендә халыкка эш тә бар, балалар да күп туа. Фото

    “Авылны нәрсә яшәтә?” дигән сорауга күпләр: “Әйбәт хезмәт хаклы эш”,–дияр. Бу бик дөрес. Ә менә Иске Кората авыл җирлегендә яшәүчеләр бу яктан районда иң бәхетле халыктыр. Биредәге “Хузангай” җәмгыятендә һәркем күңеленә ошаган эшне таба ала.

    Иске Кората авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Николай Кузнецовның хисап докладында да бу хакта мәгълүматлар яңгырады. Биредә  80 нән артык кеше “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куя. Гомумән, җирлектә яшәүче халыкның 256 сы эш белән тәэмин ителгән.

    Сихтермә-Хузангай ул яшьләр авылы дисәң дә була. 2018 елда монда 12 бала туган (4 кеше вафат булган).  Җирлектә мәктәп яшендәге 107 бала бар. Бүген инде Хузангайдагы ике катлы мәктәп бинасы укучылар өчен кысан була башлады. Җирлектә балаларның алга таба да күпләп артуын истә тотып, район җитәкчелеге биредә 198 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы  төзү буенча эшләр алып бара. Зур чыгымнар сораган бу объект төзелешен республика программасына кертүдә якташыбыз инвестор Иван Казанков та булышлык күрсәтә.

    Бу якларда күпләп дуңгыз асрап, шуннан табыш алып яшәүчеләр шактый. Әйтик, әллә ни зур булмаган бу ике авылда бүген халык карамагында 3250 баш катыборын исәпләнә. Шулай ук мөгезле эре терлек тотучылар да ишәйгән. Эре терлекләр  100 баштан арткан, шуның яртысы савым сыерлары. Юрий Гордеев, Виталий Скоков, Анатолий Мурзиков, Светлана Скрипачева гаиләләре өч-биш баш савым сыеры асрый.

    Җирлектә ике крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Болар Евгений Яганев һәм Татьяна Миндрюкова хуҗалыклары.

    Сихтермә-Хузангайда яшәүчеләрне инде берничә елдан бирле су проблемасы борчый. Узган ел биредә яңа скважина бораулаганнар, насос урнаштырганнар. Скважинада су әйбәт, әмма халыкка килә торганы болганчык. Инде суүткәргечләрне өрдереп, чистартырга җыеналар.

    Авыл юлларын төзекләндерү буенча да шактый эш башкарылган. Яшьләр урамына вак таш (щебень) җәелгән. Башка урам юлларына, яңгыр суы агу өчен торбалар салып, ком түшәгәннәр.

    Узган авыл җыенында халык урамнарда хуҗасыз (бродячие) этләр күп дип зарланган иде. Махсус бригада килеп, 56 сукбай этне тотып алып киткән.

    Иске Коратада авыл халкы белән берлектә күлнең эшермәсе (задвижка) төзәтелгән. Хәзер күл су белән тулы. Халык биредә рәхәтләнеп ял итә, балык каптыра. Авылда балалар өчен уен мәйданчыгы да ясалган.

    Хузангайда  арендалы торак өчен 20 өй төзелеше дәвам итә. Зиратта да эшләр алып барыла. Биредә гыйбадәт йорты (молельный дом) сала башлаганнар. Бу эштә “Хузангай” җәмгыяте  зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук “Юманов С.В.” шәхси предприятиесе әлеге төзелешкә үзеннән өлеш керткән.

    Авыл җирлегенә бирелгән тракторның да ярдәме зур. Аның белән урам-тыкрыклардагы чүп үләннәрне чаптыралар, халыкка печән-салам ташуда файдаланалар.

    Утырышта “Хузангай” җәмгыятенең баш икътисадчысы Иван Кудряшов чыгыш ясап, үзләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Бүген җәмгыятьнең төрле тармакларында 471 кеше хезмәт куя. 2018 елда 2400 баш терлеккә  исәпләнгән сөтчелек комплексы төзегәннәр. Бу эшкә 800 миллион сум акча тотылган. Быел биредә 5 мең башка якын  мөгезле эре терлек бар. Шуның 2720 се сыерлар. Ел дәвамында  10 мең 437 тонна сөт, 533 тонна ит җитештерелгән. Терлекчелек тармагында 50 кеше хезмәт куя.

    Узган елның октябрендә биредә  сыр-май заводы эшли башлады. Завод өчен 200 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган. Биредә 50 кеше эшләячәк, уртача хезмәт хакы 25 мең сумнан да ким булмас, дип көтелә.

    Җәмгыять бик күп яңа техника сатып алган. Аларның бит районда 50 мең гектардан да күбрәк җирләре бар.

    Иске Кората, Сихтермә-Хузангай халкының тормыш-көнкүрешкә кагылышлы сораулары да шактый җыелган. Бер хатын-кыз:”Урамыбыз кечкенә булгангамы, безнең юллар еш кына кардан чистартылмый кала. Кызым җиңел машинасы белән  чыга алмый җәфалана”,– дип зарланды. Моңа Николай Кузнецов “читтәге урамнарны да кардан чистартып торырбыз”, дип ышандырды.

    Тагын бер ханым: “Өемдә су юк, кертүдә ярдәм итсәгез, кирәгенчә түләр идем”, ди. Аның өенә су кертү өчен 600 метр су трассасы сузасы икән. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын район коммуналь челтәрләре җитәкчелеге белән бергә эзләргә булдылар.

    Бер апа үзенең социаль пакеттан файдаланып та, дарулар алуда проблемалар булуын әйтте. Район үзәк хастаханәсе табиблары аңа шунда ук бу мәсьәләдә ярдәм итәргә, алга таба аның гозеренең үтәлешен контрольга алырга ышандырдылар.

    Тагын бер өлкән яшьтәге апа районда газ баллоннарын тутырып булу-булмавы белән кызыксынды. Кызганыч, районда андый хезмәт юк хәзер. Шуңа да авыл кешеләрендә җыелган буш газ баллоннарын Алексеевскига барып тутырып кайтырга булдылар.

    Халык үзен борчыган башка сорауларга да аңлатма, җаваплар алды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: