Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Иске Тахтала иң төзек һәм чиста авыл табылды

    Иске Тахтала районның иң төзек һәм чиста авылы дип табылды. 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам иткән чисталык-экология икеайлыгы барышында торак пунктлар арасында бәйге игълан ителгән иде. Икеайлыкны оештыру һәм үткәрү буенча район комиссиясе авылларда башкарылган чистарту-төзекләндерү эшләрен караганнан соң Иске Тахталаны бәйгенең җиңүчесе дип таныды. Авыл акчалата приз белән...

    Иске Тахтала районның иң төзек һәм чиста авылы дип табылды.

    1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам иткән чисталык-экология икеайлыгы барышында торак пунктлар арасында бәйге игълан ителгән иде. Икеайлыкны оештыру һәм үткәрү буенча район комиссиясе авылларда башкарылган чистарту-төзекләндерү эшләрен караганнан соң Иске Тахталаны бәйгенең җиңүчесе дип таныды. Авыл акчалата приз белән бүләкләнде. Район Сабан туенда бүләкне Иске Салман авыл җирлеге (Иске Тахтала шушы җирлеккә керә) башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов кабул итеп алды.

    Реклама

    * * *
    Ә иң матур йортка игълан ителгән бәйгедә Яңа Үргәгардан Рәфис һәм Гүзәлия Камаловлар хуҗалыгы җиңүче булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: