Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбен 60 ел элек тәмамлаган Иван Староверов сыйныфташларын эзли

    Мин 1957 елда Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәп елларындагы кайбер хатирәләрем белән уртаклашасым килә. Бәлки сыйныфташларымның берәрсе хәбәр бирер.

    Мәктәптән соң мин өч ел армиядә хезмәт иттем, аннан Казанда слесарь-монтажчы булып эшли-эшли химия-технология институтының кичке бүлеген тәмамладым. Мастер, прораб, производство начальнигы булып эшләдем. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты булдым.

    Укыгандагы тату сыйныфыбызны гел сагынып искә алам. Хәер, мәктәп белән озак элемтәдә тордым. Кайбер сыйныфташларым, класс җитәкчебез Мария Ивановна Скворцова белән хатлар алыштым. Укытучыларым В.И.Вершининга (физика), А.М.Елистратовага (математика), А.М.Сивенковага (химия), Ә.Х.Хәбибуллинга (физкультура), мәктәп интернатында (мин анда 8-10 сыйныфларда укыганда яшәдем) тәрбияче булган И.А.Казновага сәламнәр юллый идем.

    Дәресләрдән тыш, без мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаштык. Мин укучылар комитеты әгъзасы, мәктәп газетасының редколлегия әгъзасы идем. Даими төстә стена газетасы чыгардык, пионерлар йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә идек. Мин үзем фото, радиотехника түгәрәкләренә йөрдем. Каникул вакытында өйдә наушниклары белән детекторлы радиоалгыч ясаган идем әле. Ә фототүгәрәктә, автотүгәрәктә шөгыльләнүләрем тормышта бик ярдәм итте. Әнвәр Хәбибуллин җитәкчелегендә спорт секциясендә дә бик актив шөгыльләндек. Дустым Наил Вазыйхов белән гел чаңгы ярышларында катнаша идек. 1956-1957 елларда мәктәбебезнең район чаңгы ярышларында беренче урыннарны алуы истә. Наил Абдуллин, Иван Провидохин да бик әйбәт чаңгычылар иде.

    1957 елны каршылаганда мәктәптә зур бал үткәрелде. Анда иң яхшы карнавал костюмына бәйге оештырылды. Тәрбиячебез Ираида Александровна мине анда катнашырга үгетләде. Кешеләрне дулкынландыра торган вакыйгалар белән бәйләп костюм эшләргә уйладык. 1956 елда Венгрия вакыйгалары булды, ә Мисырда җир тетрәде. Советлар Союзы әлеге илләр халкына зур ярдәм күрсәтте. Без "Венгриягә һәм Мисырга ярдәм" костюмы ясарга булдык. Әни белән миңа зур, иркен күлмәк тектек. Марлядан күп итеп бәләкәй янчыклар ясап, аларга мамык тутырдык. Тышларына "он", "шикәр", "икмәк", "күмер", "дарулар", "цемент"дип язып, күлмәккә беркеттек. Кечкенә таякчыкларны, такта кисәкләрен бәйләп, төзелеш материаллары кебек ясадык. Киң тасмага "Венгриягә һәм Мисырга ярдәм" дип эре хәрефләр белән язып, иңбашы аша суздык. Битлек киеп чыршы янына чыктым. Бергәләп вальс биедек. Гаҗәпләнүемә каршы, ике костюмга, шул исәптән миңа, беренче урын бирелде. Күлмәк бүләк иттеләр. Бу минем өчен бик бәхетле, истәлекле көн булды.

    Аннан соң инде 60 ел узды. Тормышка юллама биргән мәктәбем турында күңелемдә иң җылы хатирәләр саклана. Әмма, ни кызганыч, бер генә мәртәбә дә мәктәптә очрашуларда була алмадым. 1965 елның 29 гыйнварында традицион очрашуга чакыру билеты алган идем алуын, әмма кайтырга мөмкинлек булмады. Әлеге чакыру хатын бүгенгәчә гаилә альбомында саклыйм.

    Реклама

    Соңрак мәктәпкә кайттым, билгеле. Әмма элекке укытучылар инде эшләми иде. Шунда бер стендта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаучылар исемлегенә күзем төште. Арада Наил Абдуллин (10 А), Наил Вазыйхов (10 В) та бар иде. Ни аяныч, алар икесе дә мәңгелеккә күчте инде.

    2016 елның июнендә мин тагын мәктәп территориясендә булдым. Аны инде танырлык түгел. Элекке агач корылма урынында - ике катлы зур кирпеч бина. Интернат урынына да ике катлы уку бинасы төзелгән. Сыйныфташларымның һәркайсын сагынып искә алам - Саша Туров, Толя Лебедев, Гена Христофоров, Володя Захаров, Аля Гимадова, Дамирә Хәйруллина һәм башкалар… Кайда икән алар хәзер?

    Иван Староверов,

    Казан шәһәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: