Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында яшәүче биш сугыш ветеранына Җиңү бәйрәме уңаннан 75 әр мең сум акча бүләк итеп бирәчәкләр

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан һәм хокукларда аларга тигезләштерелгән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә быел да акчалата бүләк биреләчәк.

    Россия Президенты Владимир Путин әлеге бүләкнең күләмен игълан итте: ил азатлыгы өчен яу кырларында сугышканнарга 75 мең сум, тылда фидакарь хезмәт куйганнарга 50 мең сум акча биреләчәк. Моны Пенсия фонды аша гамәлгә ашырачаклар.

    Безнең районда бүгенге көндә сугышта булган 5 ветеран, 272 тыл хезмәтчәннәре гомер итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: