Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район үзәгендә уен салоны эшчәнлегенә чик куелган

    Бу хакта хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәбәр итте. Базарлы Матакта "Чемпион" ҖЧҖ берничә мәртәбә төрле урыннарда уен салоннары ачып караган. Әмма полицейскийлар тиз арада аларның эзенә төшеп, әлеге законсыз эшчәнлекне туктатканнар. Комиссия утырышында шулай ук элек хөкем ителгән кешеләрнең кабат җинаять...

    Бу хакта хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясе утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәбәр итте. Базарлы Матакта "Чемпион" ҖЧҖ берничә мәртәбә төрле урыннарда уен салоннары ачып караган. Әмма полицейскийлар тиз арада аларның эзенә төшеп, әлеге законсыз эшчәнлекне туктатканнар.

    Комиссия утырышында шулай ук элек хөкем ителгән кешеләрнең кабат җинаять кылуына юл куймау, сәүдә объектларында видеокүзәтү системалары урнаштыру мәсьәләләре каралды, "Форпост" эшчәнлеге тикшереледе.

    фото www.gazetahot.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: