Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мондый әтиләргә бала кирәкми

    Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә каршы җәмгыятебездә чын-чынлап көрәш игълан ителде. Үз баласын карарга-тәрбияләргә теләмәгән, аны матди яктан тәэмин итүгә акчасын кызганган, бер сүз белән әйткәндә, газизеннән йөз чөереп, аны язмыш кочагына ташлаган бәндәләрнең исемнәрен шәһәр һәм авыл урамнарындагы, җәмәгать транспортындагы "хурлык такталарына" язу, андыйларны чит илләргә чыгармау ише чаралар кулланыла....

    Айрат Фәхретдинов, Чистай шәһәр суды карары буенча, 1999 елдан алып кызы Диана балигъ булу яшенә җиткәнче аңа алиментлар түләп торырга тиеш. Алиментның күләме ай саен әти кешенең барлык төр хезмәт хакының яисә бүтән керемнәренең дүрттән берен тәшкил итә.
    Әмма А.Фәхретдинов баласының нинди средстволарга яшәргә тиешлеге хакында уйларга да теләми, күрәсең. Чөнки аның кызы файдасына түләнәсе алиментлар буенча бурычлары инде йөз меңнәрне тәшкил итә.
    Айрат Фәхретдинов 2011 елның ноябрь, декабрь айларында Нурлат районының "Заман" агрофирмасында каравылчы булып эшли, әмма бу хакта суд приставы-башкаручысына хәбәр итми. Гәрчә ул үзенең эшкә урнашуын бер ай дәвамында хәбәр итәргә тиешлеге хакында язма рәвештә берничә мәртәбә кисәтелгән булса да. А.Фәхретдинов алиментлар түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы хакында да кат-кат кисәтелә. Тик әти исемен йөртүче ир-атта баласы турында кайгырту, аның язмышы өчен җаваплылык хисләре уянмый.
    2011 елның декабреннән быелның июненә кадәр А.Фәхретдинов
    алимент түләүдән качып йөри. Ул беркайда эшләми, район мәшгульлек үзәгендә исәптә тормый, акланырлык һичнинди сәбәбе булмаса да, баласына матди һәм бүтән ярдәм күрсәтми. 2011 елның 4 декабреннән 2012 елның 28 маена кадәр чор өчен аның алиментлар буенча бурычы 33782 сум 77 тиен тәшкил итә. Ә алимент түләү йөкләнгәннән бирле бурычлары 214169 сум 43 тиенгә җиткән.
    Суд утырышында Айрат Фәхретдинов үзенең гаебен тулысынча таныды анысы. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Бу чорда аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.
    Ата һәм ананың үз балаларын карау, тәрбияләү бурычы РФ Конституциясе белән билгеләнгән. Моннан тыш, әле бит язылмаган законнар - кешелек кануннары бар. Үз балаларын кирәк дип санамаган мондый "күке" әтиләрнең җинаятьчел һәм кешелексез гамәлләре бары тик кискен гаепләүгә һәм закон нигезендә җәза бирүгә лаек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: