Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Референдум үткәрүгә, йөкләнгән түләүләр кертүгә әлкилеләрнең мөнәсәбәте нинди? (СОРАШТЫРУ)

    Ирекле муниципаль кертемнәр системасын гамәлгә ашыру максаты белән республика районнарында үзара йөкләнгән түләүләр турында референдумнар үткәрелә. Безнең районда референдум 20 июльгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта бу мөһим чарага әзерлек алып барыла: авыл җирлекләре советларында утырышлар булып үтте, депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр. Алар референдумның максаты, халыктан җыелган акчаларның нәрсәгә тотыласы турында...

    Ирекле муниципаль кертемнәр системасын гамәлгә ашыру максаты белән республика районнарында үзара йөкләнгән түләүләр турында референдумнар үткәрелә. Безнең районда референдум 20 июльгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта бу мөһим чарага әзерлек алып барыла: авыл җирлекләре советларында утырышлар булып үтте, депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр. Алар референдумның максаты, халыктан җыелган акчаларның нәрсәгә тотыласы турында сайлаучыларына аңлаталар.

    Авыл җирлекләренә федераль закончалык белән бик күп бурычлар йөкләнгән, әмма аларны үтәү өчен финанс средстволары бүлү каралмаган. Ә район бюджетыннан финанслау өчен мөмкинлекләр чикле. Мондый хәлдә һәр авылда билгеле бер эшне башкару өчен үзара йөкләнгән түләүләргә таяну максатка ярашлы булыр иде.

    Халыктан җыелган акчаның һәр сумына республика 4 сум өстәп акча бирәчәк. Бу акчалар ныклы контроль астында булачак: авыл җирлекләре башлыклары елга бер тапкыр үзара йөкләнгән түләүләрнең ничек тотылуы турында халык алдында хисап тотарга тиеш булалар.

    Референдум үткәрүгә, үзара йөкләнгән түләүләр кертүгә әлкилеләрнең мөнәсәбәте нинди? Бу турыда берничә укучыбызның фикерен тәкъдим итәбез.

    Мөнирә Хисмәтова, Карга авыл җирлеге:

    - Үзара йөкләмә элек тә бар иде бит ул. Халыктан җыелган акчаларга элек тә су колонкаларын чистарталар, башняларны төзәтәләр иде. Су бит көн саен, сәгать саен кирәк. Дөрес, безнең авылда су белән өзеклек булганы юк анысы. Әмма бернәрсә дә мәңгелек түгел, иске су торбаларын төзәтергә туры килсә, башка берәр чатаклык килеп чыкса, акча кирәк булачак бит. Елына бер тапкыр үзебез өчен 180 сум акча күп түгел.

    Анна Грачева, Базарлы Матак авылы:

    Реклама

    - Су системасын карап тору өчен акча җыюга каршы түгел мин, кирәкле эш анысы. Дөрес, бу максатларга башка чыганаклардан да акча биреләдер дип уйлыйм. Әмма су өчен акчам кызганыч түгел. Ә менә паркларга килгәндә… Бәлки, парклар төзегәнче, авылдагы зиратларны тәртипкә китерүдән башларгадыр?

    Татьяна Зинкина, Югары Колчурино авылы:

    - Безнең авылда су белән эшләр харап. Җәен дә юк ул, кышын да гел өзеклекләр туып тора. Аңлашыла инде, хәзерге вакытта мондый эшләр күп акча сорый. Шуңа да елына 180 сумны гына безнең халык кызганмас дип уйлыйм. Айга бүлеп исәпләсәң, бөтенләй аз бит. Мөгаен, каршы килүче булмас.

    Лия Мәрдегалләмова, Базарлы Матак авылы:

    - Совет һәм Дзержинский урамнарында яшәүчеләрнең җыелышы булып үтте, нибары 10-12 кеше катнашты. Менә шунда бер кызыклы фикер әйтелде. Бездән ерактагы Имәнлек урамында парк төзергә дип акча бирергә атлыгып торучылар күп түгел. Ә менә үз тирәбездә балалар мәйданчыгымы, комлыкмы, әби-бабайларга ял почмагымы ясарга уйласалар, рәхәтләнеп булышыр идек, диләр урамдашлар. Ә су тәэминатын яхшырту өчен үзара йөкләнгән түләү кертүгә каршы төшүчеләр булмады. Хупладык кына. Сусыз яшәү яшәү түгел бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: