Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөттән керем 37,5 миллион сум

    Шәхси сектордан сөт җыюның 8 айлык нәтиҗәләре ясалды. Ел башыннан бирле район буенча 3626 тонна сөт хәзерләнде, сөт тапшыручыларга 37 миллион 442 мең сум акча түләнде.

    Бу саннар авыл җирлекләрендә әлеге юнәлештә зур эш башкарылуын раслый. 2011 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 30 процентка үскән! Ягъни быел 931 тоннага күбрәк сөт хәзерләнгән дигән сүз.
    Бүгенге көндә райондагы шәхси хуҗалыкларда 3026 баш сыер исәпләнә. Шушы 8 айда һәр сыердан 1205 килограмм сөт хәзерләнгән (үткән елда бу күрсәткеч нибары 900 килограмм тәшкил итте). Димәк, һәр сыер хуҗасы сөт сатып уртача 12439 сум акча эшләде дигән сүз.
    Инде күрсәткечләрне авыл җирлекләре советларының эш нәтиҗәләре буларак анализлыйк. Халыктан сөт җыюны яхшы итеп оештыручылар арасында Иске Камка (318 тонна), Чуаш Кичүе (307 тонна), Түбән Әлки (258 тонна), Алпар (256 тонна) Иске Чаллы (227 тонна) авыл җирлекләре советлары бар. Әмма иң яхшы күрсәткеч Салман авыл җирлеге советында - барлыгы 638 тонна сөт җыеп, 6 миллион 590 мең сум акча эшләгәннәр биредә. Бу саннар - авыл җирлекләре башлыкларының сөт җыюны оештыру буенча киеренке хезмәтенә бәя.
    Шул ук вакытта сөт хәзерләүгә тиешле игътибар бирелмәгән җирлекләр дә бар. Әйтик, Борискино авыл җирлеге буенча нибары 378 кг, Колчурино-380 кг, Түән Кәчи - 442 кг, Хурада - 240 кг сөт җыелган. Димәк, акчасы да шуның гына кадәр инде аның. Бу бит сыер асраучы гаиләләрне өстәмә керем алудан мәхрүм итү, дигән сүз!
    Җәй үтеп китте, аның белән бергә сыерларның сөтне мулдан бирү чоры да узды. Монда инде сөт хәзерләүне арттыруның башка резервларын эзләсәң генә. Ә иң мөһиме - булган дәрәҗәне төшермисе иде.
    Халыктан сөт хәзерләүнең торышына ун көн саен анализ, ай саен нәтиҗә ясала. Әлегә ул алдынгыларны мактап, артта калучыларны тәнкыйтьләүдән узмый. Минемчә, безгә инде бу эштә югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне бүләкләү фонды һәм күчмә кубок булдырырга кирәк. Әле бит авыл җирлекләре советлары өчен рейтинг дигән нәрсә дә бар. Үзенә күрә бер ярыш үткәрелсә, максатка ярашлы булыр иде.
    Көз җитү белән сөтне сатып алу бәяләре дә күтәрелә башлады. Хәзерләүләр конторасы 1 сентябрьдән сөтне 9 сум 70 тиеннән кабул итә. Шуның өстенә сыерларның башсанын саклаган өчен сентябрь-октябрь айларында субсидия бүлеп бирелергә тора. Ягъни сыерларны күбрәк асраган саен отышлырак дигән сүз.
    Терлекләрнең продуктлылыгын ясалма орлыкландыруның роле зур икәнне еш кабатлыйбыз. Бу чынлап та шулай: районда әлеге юл белән буазланган сыерлардан туган бозаулар саны даими арта. Алар нәселле терлекләрдән алынган үрчем, токым мөмкинлекләре зур, шуңа күрә тиешле бозауларны үстереп җиткереп, сыер итәргә кирәк. Шулай эшләсәк, берничә елдан терлекләрнең продуктлылыгы күпкә артачак.
    Хәзерге вакытта 3023 сыерның 1921 е ясалма орлыкландырылган. Бу эш Ташбилге (86 процент), Яңа Үргәгар (85 процент), Түбән Кәчм (73 процент), Чиябаш (69 процент) авыл җирлекләрендә яхшы оештырылган.
    Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне хәзерләүне оештыру бу гаиләләр өчен бик кирәкле эш. Шуңа күрә район җитәкчелеге тарафыннан әлеге юнәлеш даими контроләдә тотыла да.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: