Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шәһәр егете – сөт җыюда алдынгы

    Салман авылында яшәүче Руслан Хәмидуллин быел халыктан сөт җыю буенча рекордлы күрсәткечкә ирешергә җыена. Ул 11 айда 800 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырган. Мондый нәтиҗәгә әлегә кадәр районда ирешкән кеше булмады.

    Руслан Хәмидуллин - Казан егете. Аның әти-әнисе заманында Казаннан "Хлебодаровка" совхозына кайтып эшкә урнашалар, шунда төпләнеп тә калалар. Руслан исә хатыны белән Салманда өй сатып алып яши башлый. Һөнәре буенча ул эретеп ябыштыручы. Авыл җирендә бит профессияң буенча эшле булу ансат түгел. Хәер, авылда хезмәтле булу башлыча үзеңнән тора. Менә Руслан да Базарлы Матактагы "Актай" сөт заводы аша авыллардан сөт җыю эшенә керешә.Кайчандыр вакытлыча гына дип алынган әлеге хезмәткә бүген инде ул баштанаяк чумган. Үзе генә дә түгел - бөтен нәселе белән бүген Руслан әти-әнисен дә, бертуган энесен дә шул эшкә тарткан. Төгәлрәге, алар Русланның беренче ярдәмчеләре.
    Узган ел туганнары белән көн-төн халыктан сөт җыю эше белән шөгыльләнәләр. Бердәм хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанырлык - 2011 елда барлыгы 1 миллион 200 мең килограмм сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшыралар.
    Быел да алар ел әйләнәсе - ял һәм бәйрәмнәргә, һава торышының нинди булуына карамастан, бер көн калмый шушы эшне башкаралар. Җәй айларында эш көннәре иртәнге дүрттә башлана. Көн саен төрле авыллардан бишәр тонна сөт җыеп тапшыралар. Продукциянең сыйфатына хилафлык килмәсен дип, сөтне иртән дә, кич тә җыялар.
    Халыктан сөт җыю эшенең четереклелеген үзе шуның белән шөгыльләнгән кеше генә аңлый. Авылда кешеләрнең төрлесе бар - намус белән бик сыйфатлы, югары майлылыктагы сөт тапшыручылар да, уртак казанга үзенең сыек, шыр судан торган сөтен китереп кушучылар да була. Ә бит акча һәркемгә тигез итеп - тапшырылган сөтнең күләменә карап өләшенә. Билгеле, мондый тигезлек авыл халкы арасында урынлы ризасызлык тудыра. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы - түбән майлылыктагы сөт тапшыручыларны ачыклау. Шуңа күрә Руслан сөтнең майлылыгын һәм бер үк вакытта продукциянең тыгызлыгын, аксымның күпме булуын ачыклай торган "Клевер" дигән җиһаз сатып ала. Русланның әнисе Любовь Петровна лаборант хезмәтен башкара башлый. Ул сөт җыю барышында ук кешеләр алдында продукциянең анализын ясап күрсәтә. Шулай эшли башлагач хәрәмләшүчеләр күзгә күренеп кими.
    Руслан әти-әнисе, энесе белән бу көннәрдә 7-8 авылдан сөт җыя. Ул Спас районының 3-4 авылыннан да, хәтта ике көнгә бер Ульян өлкәсенә караган бер авылда яшәүчеләрдән дә сөт җыеп тапшыра.
    Без Руслан белән сөйләшкәндә тапшырылган продукция өчен халыкка түләү мәсьәләсенә дә тукталдык. Җәй айларында ул халыктан җыелган сөткә литрына 7 сумнан исәп-хисап ясаган. Соңгы бер-ике айда, бәяләр үсә төшкәч, литрына 9 сум 50 тиен түли алган.
    Ишле сыер асрап, күп сөт тапшыручылар беркайчан хәрәмләшми, ди Руслан. Киресенчә, аларның тапшырган продукциясе бик сыйфатлы була икән. Әйтик, Анино Салман авылыннан Татьяна Захарова һәр көнне 30-40 ар литр сөт сата. Сөте һәрчак югары майлылыкта була. Салманнан 30 ар литр сөт тапшыручы Елена Прохорова продукциясе дә гел әйбәт сыйфатлы була икән. Гомумән, Руслан үзенә даими сөт тапшыручыларны һәм моны намус белән башкаручыларны күп саный ала.
    Шулкадәр авылдан сөтне җыеп кайту өчен Русланга бер-бер артлы ике кечкенә йөк автомобиле сатып алырга туры килгән. Хәзер аның "Газель" автомобилендә энекәше Юрий сөт җыя, ә бортлы "УАЗ" да әтисе Евгений йөри. Бу машиналарга алар махсус сөт савытлары урнаштырганнар.
    Руслан бер автомобильне Саклык банкыннан кредит рәсмиләштереп сатып ала. Әмма түләү барышында "Актай" сөт заводы тапшырылган продукция өчен исәп-хисап ясауда тоткарлык тудыра. Руслан кредитор буларак банкта ышанычын югалта. Тора-бара тагын бер автомобиль сатып алырга кредит рәсмиләштергәндә шул ук Саклык банкы, аның хәленә кереп, янә ссуда бирергә ризалаша. Ул инде шул банкка рәхмәтле булып, эшен әйбәт оештыруга ирешә.
    Хәзер Руслан Хәмидуллин көн саен 1200-1500 килограмм сөт җыеп тапшыра. Халыкның сыерлары бозаулый башлаган. Сөт тапшыручылар артканнан арта бара икән. Районда Руслан кебек эштән курыкмаучы, йокы сәгате, буш вакыты белән хисаплашмый эшләүчеләр күбрәк булсын иде. Ул вакытта авыл халкы җитештергән продукциясен кая куярга дип һич аптырамас.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: