Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үз лөчләренә таянып

    Иске Салман халкы гомер-гомергә таза, мул тормышта яшәгән. Биредә бүген шәһәр яны бистәләрендәгечә зур коттедж йортлар да шактый. Авыл халкы мондый муллыкка нигездә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алынган табыш аша ирешәләр.

    Иске Салманда 4-5 савым сыеры тотучы йортларны саный китсәң, хәйран җыела. Бу инде монда гадәти хәл санала. Авылда хәзер дистәләп баш сыер асраучылар да күбәя бара. Шундыйларның берсе - Нәбиулла Насыйбуллин гаиләсе.
    Нәбиулла ага белән сөт тапшыручыларның район слетында танышып калган идек. Бу уңган гаилә турында күбрәк белергә теләп, аларның өйләренә килдем.
    Нәбиулла ага йортта өлкән хуҗа. Алар белән төп нигездә төпчек уллары Радик гаиләсе белән яши. Район слетында Насыйбуллиннарны 16 баш мөгезле терлек асрый дигәннәр иде.
    -Чынлап та шулкадәр терлек тотасызмы?-дим.
    -Чынлыкта безнең 9 баш сыер, 2 тана, 13 баш төрле зурлыктагы бозаулар. Хәзергә 24 баш. Әле менә тагын бозауларга торалар. Шулай артып та китә, бераз киметәбез дә,-ди Нәбиулла ага.
    -Моның кадәр терлеккә каян ризык җиткерәсез?
    Насыйбуллиннарның күпләп маллар асрый башлавының сәбәбе шуннан ачыла башлады. 2008 елда Нәбиулла абый үз гаиләсенең һәм якын туганнарының пай җирләрен - барысы 13 кишәрлекне кушыпт крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Барысы 100 гектар сөрү җире җыелган. Трактор, тагылма агрегатлар, бөртек суктыру комбайннары сатып алган. Нәтиҗәдә бүген "Насыйбуллин" КФХ ның иген үстерү, печән җыеп алу өчен барлык техникасы да бар икән. Җирләрендә күбрәк уҗым бодае үстерәләр. Аннан солы, арпа чәчәләр, печән өчен люцерна үсә.
    Иген уңган елны һәр җир пае өчен өчәр центнер, уңыш аз булганда икешәр центнер исәбеннән ашлык өләшәләр. Бәрәңге бакчаларын исә түләүсез сукалап бирәләр.
    Нәбиулла абыйның күпме көч куеп, чыгымнар тотып үстергән ашлыгын арзан гына бәягә сатып ятасы килмәгән. Шуннан алар маллар үстерә башлыйлар. Ит өчен терлек асрасаң, ул ике елсыз табыш бирми, шуңа күбрәк сөт юнәлешендә эшләп киткәннәр.
    Өйнең верандасында шикәрдәй ап-ак итеп юып куелган савытларны күргәч:
    -Шулай күп сөт тапшырасызмы?-дип куйдым.
    -Җәй айларында иртә-кичен берьюлы тапшырырга илткәндә барысы да тулы була,-диләр, рәт-рәт тезелеп киткән савытларга ымлап.
    Бүген Насыйбуллиннар хуҗалыгы көн саен 100 литрдан артык сөт тапшыра. Кайбер сыерлары бозауларга тора икән. Ә җәен савым 200 литрга кадәр җиткән.
    Сөтне һәр көнне Радик район үзәгендәге "Заготмолоко"га үзе илтеп тапшыра. Аларның продукциясен һәрчак югары сорттан кабул итәләр. Сөтнең майлылыгы 4,2-4,5 процент була. Шуңа да сөтләре, базислы майлылыкка күчереп исәпләгәч, тапшырылган күләмнән артыграк чыга.
    Насыйбуллиннарның көне бик иртә башлана. Радик хатыны Эльвира белән таңнан торып сыерларны саварга чыгып китәләр. Ике аппарат белән савып алгач, аларга Нәбиулла абыйда кушыла. Малларның асларын чистарталар-тазарталар, азык салалар. Элек фуражны кечкенә дробилка аша гына чыгара булганнар. Бу эш вакытны күп ала. Шуңа фураж тарттыру өчен зуррак тегермән сатып алганнар. Монысында инде сәгатенә 6 центнер бөртек фуражга әйләндерелә.
    Аннан буаз сыерларга солы пешереп ашатасы, сарыкларны, кош-кортны карыйсы. Шулай көннең яртысы үтеп тә китә.
    Җәен 9 сыер көтүгә йөргән. Гаиләдән өч кеше өч көн рәттән чират буенча көтү көтәләр икән. Нәбиулла абый элек елларны, үзе эш белән мәшгуль булганда көтүне кайчак яллап та көттерә торган булган. Хәзер теләсә нинди акча биреп тә ялланып көтүче табып булмый икән.
    Нәбиулла абый белән җәмәгате Физалия апа гомергә тормышны үз хезмәтләре белән алып барганнар. Шуңа ике ул һәм кызлары да яшьли кул арасына кергән. Оясында ни күрсә, дигәндәй, шул ук урамда яшәүче олы уллары Рафис хатыны Гөлфия белән 3-4 сыер, берничә үгез, бозау асрыйлар. Кияүдәге кызлары Ләйсән белән кияүләре Наилнең дә 5-6 сыерлары, шулкадәр үк бозаулары икән.
    Мин Нәбиулла абыйның тел төбен чамалар өчен:
    -Фуражга әтиләренә киләләрдер инде,-дим.
    -Юк, һәркайсы үз тормышын үзләре алып бара. Спас ягыннан килосын 4-4,5 сумнан машинасы белән бөртек сатып алалар,-ди.
    Хәзер хөкүмәт шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча күп төрле программаларны гамәлгә кертте. Әйтик, ташламалы шартларда банклардан бирелә торган ЛПХ кредитлары, гаилә фермалары төзү өчен субсидияләр. Ә менә Нәбиулла абыйлар боларның берсеннән дә файдаланмаганнар икән.
    -Сезнең кебекләргә дәүләт техника, мал сатып алу өчен кире кайтарасы булмаган субсидияләрне бирәм дип тора,-дип мин Нәбиулла абыйны берәр программага документлар әзерләргә кыстый ук башладым. Чөнки беләм, әле ишле малны асрап та карамаучылар фәлән кадәр дәүләт ярдәмнәре алырга өлгерделәр.
    Нәбиулла абый исә:
    -Нәселле терлекләр сатып алып токымнарын яңартсаң әйбәт булыр иде анысы,-дип куйды.
    Нәбиулла абыйның хуҗалыгы бер кечкенә колхоз сыман - игенчелек, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр, исәп-хисапны да алып бармый булмый. Әмма колхоз-совхозда бит агрономы, зоотехнигы, бухгалтеры һәркайсы аерым белгечләр. Ә монда барысы да үзеңә тапшырылган. Нәбиулла абый гомере буе тракторда, комбайнда эшләгәч, иген үстерү җаен да белә. Әнә бит бернинди ашлама кертмичә дә быел солыдан 15 әр центнер уңыш алганнар. Көзге бодай белән арпадан да ярыйсы гына иген җыеп алганнар. Билгеле, җир белән хуҗаларча эшли белгәннәр генә мондый нәтиҗәгә ирешә ала. Маллар астыннан чыккан тиресне дә өеп ике-өч ел черетүгә басуга чыгаралар. Мондый кыйммәтле ашлама кергән җир ашын бирми калмас.
    Мал-туар күп булгач, алар авырмый да тормый, билгеле. Монда инде киленнәре Эльвираның белеме, шифалы куллары ярдәмгә килә. Белгечлеге буенча ул мал табибы. Аның әтисе дә бик оста ветеринария табибы булган. Шуңа да хайваннарны ярату, аларга ярдәм итү-дәвалау сәләте һәм серләре Эльвирага нәселдән күчкән булса кирәк.
    Без Нәбиулла абый белән өйдә сөйләшеп утырганда кечкенә оныклары Раил белән Эльвина сабыр гына читтән күзәтеп тордылар. Аннары дәү әтиләренең итәгенә менеп кунакладылар. Дәү әти-дәү әниле, ишле һәм хезмәтле бу тату гаиләдә балалар да эш сөючән, әйбәт кешеләр булып үсәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: