Зур яңартылудан соң Әхмәт мәктәбе ачылды
Яңалыклар

Зур яңартылудан соң Әхмәт мәктәбе ачылды

Быел федераль проект нигезендә Әхмәт мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясалды. Ремонт эшләре һәм яңа җиһазлар өчен 40 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Капиталь ремонттан соң мәктәпне файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Анда район башлыгы Александр Никошин катнашты.

— Федераль һәм республика программалары нигезендә без күп кенә социаль корылмаларны ремонтладык, яңаларын төзедек. Узган ел Югары Әлморза мәктәбенә капиталь ремонт үткәргән булсак, быел Әхмәт авылы белем бирү учреждениесе бинасын яңарттык. Мәктәп танымаслык булып үзгәрде, матурланды, затлыланды. Төзүчеләргә рәхмәт, алар намус белән эшләрен башкарып чыктылар. Шулай ук мәктәп коллективы, авыл халкы зур ярдәм итте. Хәзер инде биредә балаларга ныклы белем һәм тәрбия алу өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, — диде Александр Федорович һәм тантанага җыелган халыкны якынлашып килүче Республика көне белән котлады, җылы теләкләрен ирештерде.

Зур яңартылудан соң Әхмәт мәктәбе ачылды

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева:

— Әхмәт мәктәбе коллективы әлеге ремонтны күптәннән көтте. Бүген белем бирүчеләр, педагоглар, укучылар өчен бөтен шартлар тудырылган мәктәп бинасы үз ишекләрен ача. Без әлеге уку йортыннан тагын да югарырак нәтиҗәләр көтеп калабыз, — диде Сүрия Шәһит кызы.

Әхмәт мәктәбе директоры Гөлшат Зәйнуллина бүген тормышында иң шатлыклы көннәрнең берсе икәнен әйтеп:

— Ремонт барышында бик күпләр безгә ярдәм кулы сузды. Зур рәхмәт коллективыбызга — зур үзгәрешләрне аңлап, җәй әйләнәсе хезмәттә булды. Төрле елларда әлеге мәктәптә белем алган Фәнис Бакиров, Радик Билданов, Рафаэль Зәйдуллин, Фираиль Хәйбуллин һәм башка бик күпләр зур ярдәмнәрен күрсәттеләр. Безне яңартылган урын белән тәэмин иткәне өчен район башлыгы Александр Никошинга олы рәхмәтләр белдерәбез. Ул ремонт башланган көннән алып, аны тапшырганчы — эшләрне күзәтте. Төзүчеләр исә, бу бина ремонтына бөтен күңел җылыларын салып эшләделәр, — диде Гөлшат Нурсәлимовна.

Зур яңартылудан соң Әхмәт мәктәбе ачылды

Сүрия Вәлиева һәм Гөлшат Зәйнуллина, районда күп кенә биналарга яңа сулыш биргән төзелеш оешмасы җитәкчесе Дмитрий Зимагуловка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Тантанада катнашкан кунаклар яңартылган мәктәп бинасына чакырылды. Ишекне ачып керүгә биредә һәр эшнең бик сыйфатлы, затлы итеп башкарылуы күренде. Кайчандыр кысан, караңгы коридор да яктырып, иркенәйгәндәй булды. Ә класслар теләсә нинди шәһәр мәктәпләре көнләшерлек дәрәҗәдә эшләнгән. Биредә бөтен җиһазларның да яңасы, заманчасы урнаштырылган.

Мәктәпнең ашханәсе дә яңартулар кичергән. Узган ел аның эченә ремонт ясалса, быел аның диварлары затлы плиткалар белән тышланган, түбәсе яңадан ябылган. Район хисабына мәктәпнең тирә-яге төзекләндерелгән — брусчаткалар җәелгән, тирә-яге тимер койма белән әйләндереп алынган.

Яңа уку елында биредә 24 бала белем алачак. Ә янәшәдәге балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнә. Димәк, мәктәптә укучылар саны алдагы елларда кимемәс дигән ныклы ышаныч бар.

Нет комментариев