Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Урта Әлки терлекчелек фермасындагы малларны кышлатуга сенаж салу әйбәт оештырылган

Урта Әлки - кечкенә авыл. Аның янәшәсендә ел дәвамында 1 мең баш үгезләр асрала торган симертү фермасы бар.

  Урта Әлки һәм Татар Суыксуыннан унга якын кеше үзенә шунда даими хезмәт урыны тапкан. 
Бу көннәрдә “Кызыл Шәрык” компаниясенең “Племдело” җәмгыятенә караган әлеге зур терлекчелек фермасы азык утарына сенаж салу эшләре дәвам итә.


Кышлатуга азык әзерләүчеләр эше белән танышканчы без үгезләр симертү фермасы җитәкчесе Рамил ӘҺлиуллин белән сөйләшеп алдык.
Узган ел кышлату өчен азык әзерләү авыр бирелде, ул җитәрлек булмады. Шулай да алдагы ел запасы хисабына без терлекләрне көр үстерә алдык. Быел инде азык мулдан булыр дип торабыз. Әнә безнең ферма янына 2 мең тоннага исәпләнгән базга сенаж салалар. Кырлардан һәр көнне мең тоннага якын яшел масса кайта. Механизаторлар аны сыйфатлы итеп базга  салырга тырышалар, - ди Рамил Таһир улы янәшәбездән әледән - әле олау-олау яшел масса төяп кайткан машиналарга куанып. 

 


Рамил Әһлиуллин - җир кешесе, гомере буе авыл хуҗалыгында эшләп чыныккан, тәҗрибә туплаган егет. Ул “ Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.
Язмыш Рамил Таһир улын Урта Әлки авылы белән бик нык һәм озак елларга бәйләгән. Ул элек шул “Ялкын” колхозында рәис булды. 2000 елда ук олы юлдан авылга чаклы асфальт керттерүдә аның тырышлыгы зур. Әлеге зур терлекчелек фермасы белән уңышлы гына җитәкчелек итүенә дә 11 ел булган. 


 - Безнең ферма бер гаилә кебек эшли. Чынлыкта монда үзара туганнар, ирле-хатынлылар күп хезмәт куя. Әнә озак еллар инде ирле-хатынлы Тәлгать һәм Гөлсинә Сафиннар эшли. Берсе терлекче, икенчесе - каравылчы. Терлекчеләребез Әминә белән Нурия Фәйзуллиналар килендәшләр. Әле Әминә Гөлсинәнең бертуган сеңелесе дә. Озак еллар бездә Татар Биктимереннән Дилүс Зәйнуллин әтисе белән эшләде. Дилүс - уңган  тракторчы. Ул малларны азык белән таэмин итүдә бик җаваплы хезмәт куя. Шулай ук механизатор Илдар Кәримов та - булган егет. Механик Равил Бикиров та техниканың төзек эшләвен оста тәэмин итә,- ди Рамил Әһлиуллин. 
Фермага маллар 6 айдан төрле сөтчелек комплексларыннан китерелә икән. Биредә 12 ай эчендә бозауларны 400-450 килограммлы үгез итеп иткә озаталар. 

Реклама

 


Терлекчеләр вакытында хезмәт хакын ала. Тәүлеклек уртача артым 750 граммнан да ким булмый. Биредә хезмәт коллективы бик җаваплы кешеләрдән тупланган маллар тәүлек әйләнәсе  караучысыз калмый. 
Без шул малларны симертүдә үз өлешен кертүче  азык хәзерләүчеләр янына килдек. Кырдан кайткан яшел массаны базда Дамир Кыямов тигезләп таратып, тыгызлап таптата.
Дамирның К-700 тракторы утыз еллык. Әмма аның техникасы һәрчак төзек булыр. Ул үзе “Карга” сөтчелек комплексы механизаторы. Дамир Кыямов үзенең өлкән тракторы белән Чуаш Кичүе, Юхмачы, Яңа Чаллы комплексларына да, Алексеевскка да барып ярдәм күрсәтә. Кыскасы, алыштыргысыз кеше ул. Дамир җитмешенче дистәне вакласа да, азык хәзерләү чорында да өлгер эшли. Каргада, Чуаш Кичүендә сенаж салуда ярдәм иткән. Хәзер менә Урта Әлки фермасында иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя. Гомере буе шундый дәү К-700 дә хезмәт куйган Дамирга уңышлар теләп, Татар Суыксуы янындагы басуларга юл тоттык. Монда ике МагъДон комбайны күпьеллык үләнне теземнәргә салуда эшли. Күз иярми эшләүче  егетләр белән отряд агрономы Таһир Абдуллин таныштырды.
- Хәйдәр Минсафин һәм Илнур Гыйниятуллин чаптыруда эшлиләр. Әнә кипшенә төшкән теземнәрне ваклатып машиналарга төятү комбайнында Ирек Җәләлетдинов һәм Фәнис Гәрәев хезмәт куя. 
Кырдан массаны азык утарына ташуда бик өлгер эшләүче шоферлар күп бездә. Радик Сафин, Мөнир һәм Рәис Кыямовлар,Марсель Закиров, Исмәгыйль Гатин, Мансур Гатин шундыйлардан,- ди Таһир Абдуллин.
Бу 82 гектарлы кырда эшләр беткәч, янәшәдәге 87 гектарлы кырдагы күпьеллык үләнгә төшәргә җыеналар. Иң мөһиме,  азык хәзерләүдә эшләүче егетләрнең кәефләре яхшы. Ә яхшы кәеф белән әзерләнгән азык бәрәкәтле була ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев