Бер кайтырмын әле
Якташларыбыз иҗаты

Бер кайтырмын әле

Бер кайтырмын әле туган якка, Ата буйларында йөрергә. Башларымны тал-тирәккә куеп, Бөтен серләремне сөйләргә.

 Күңелем йөри Әлки кырларында,

Болыныннан җыеп гөлчәчәк.

Беләм: кайта алмасам, авылдашлар,

Хушлашырга туры киләчәк.

 

Күпме еллар үтте, сулар акты,

Яшьлек дустым Галия белән.

Ата елгасында көлә-көлә,

Су коенуыбыз исемдә.

 

Шушы бәхетле көн мизгелләре,

Күз алдымда тора бүген дә.

Яшьлек үтеп, ямьсез картлык, килсә дә,

Юк, кайта алмадым туган якка.

Йөрәк ярсып-ярсып типсә дә,

Бер кайтырмын, бәлки туган якка.

Төшләремдә генә булса да.

 

Гөлсем Шәйдуллина,

Яр Чаллы шәһәре.


Нет комментариев