Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Ирек Билалов. Туганнарны онытмагыз.

Туганнар белән яшәгез Кадерләшеп, хөрмәттә. Якын туганнар табылмый Зур акчалар түләп тә.

 

Аралашып туган белән
Бергәләп яшәү кирәк.
Җиде ятның туган сыман 
Якын иткәне сирәк.

Гомер итү дәверендә
Кунакка йөрешегез.
Җае чыккан саен һаман
Ешрак күрешегез.

Бер күрешү - бер гомер дип,
Әйткән безнең  бабайлар.
Шушы хакыйкатьне һич тә
Онытмасын балалар.

Гомерләр искән җил сыман,
Узып китә бик тә тиз.
Туганыңа авыр сүзне
Теләсәң дә әйтми түз.

Туган булып, бергәләшеп
Үткәрик без гомерне.
Бергә матур, тату яшәү
Үзе бәхет түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев