Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Мәңгелек ут

Мәйданда мәңгелек ут яна, Хәтерләр яңадан яңара. Сугыштан әйләнгән кайтаваз Йөрәктә яңадан кабара.

 

Дөрли дә,очкынлап, тирәндә,
Ялмый ул бар тәнне, күңелне.
Бу ялкын сугыштан кайтмаган
Солдатның хисләре түгелме?

Күңелдән һич китми, яңара
Дәһшәтле сугышың ярасы.
Ил данын сакларга озаткан
Балалар - йөрәкнең парәсе.

Көткәннәр, аналар өзелеп,
Алмыйча юллардан күзләрен.
Хатларга язганнар "Исән бул!"
Теләген, сагыну сүзләрен.

Шуңа да һич сүнми мәйданда
Мәңгелек хәтер ул - янган ут.
Юлыңда андый ут очраса, ашыкма
Тукта һәм башыңны иеп кит.

Батырлар гомере - мәңгелек.
Яши ул халкыбыз күңелендә.
Азатлык яулаган солдатлар
Саклана күңелнең түрендә.

Ирек Билалов.

Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев