Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ЯНДА БУЛСЫН ҺӘРЧАК ОНЫКЛАР

    .

    Язы, җәе үтте гомеремнең.
    Әкрен генә керәм көземә.
    Күреп торам: чәчләр көмешләнә,
    Җыерчыклар куна йөземә.

    Адым атлавым да салмаклана.
    Күзлек көче кирәк күзләргә.
    Кулларның да кайчак китә җае,
    Табылмыйлар кирәк сүзләр дә.

    Буын сызлый, бирми төнлә йокы.
    Кан басымы уйный кай ара.
    Тиктомалга баш әйләнгән була,
    Чәнечкәләп йөрәк шаяра.

    Шул чак оныкларым чыр-чу килеп
    Бөтерелсә тирә-юнемдә,
    Онытыла, бар да юкка чыга,
    Шатлык күчә күңел түренә!

    Йомшак мамык кебек нәни куллар
    Кочкан вакытларда муеннан,
    Сыйпап "пәп" иткән бит очыннан
    Йөрәк очып чыга урныннан.

    Реклама

    Тиктормаслар, шаяннарым минем
    Һич туймыйлар мине йөдәтеп.
    Мең сорауга мең җавап табарга
    Өлгер генә әйдә дәү әти!

    Балаңның баласы - балдан татлы.
    Белеп әйткән картлар, кирәккә.
    Аларның булуы сары майдай
    Ята икән безнең йөрәккә.

    Яшәү яме өстәп тормышларга
    Янда булган чакта оныклар,
    Җылы нурлар тула күңелләргә,
    Якыная ерак офыклар.
    Һәрчак булсын янда оныклар!

    Илдар Миңгәрәев, Казан-Иске Чаллы

    Июнь.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: