Әлки районы Ташбилге авылындагы шәхси йортта янгын чыккан
Янгын куркынычсызлыгы

Әлки районы Ташбилге авылындагы шәхси йортта янгын чыккан

31 октябрьдә иртәнге сәгать биштә Ташбилге авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ут үрләгәндә, кешеләр өйдә була. Алар, куркынычны вакытында күреп алып, урамга чыгарга өлгерә.

Янгын нәтиҗәсендә йортка зыян килә. Янындагы корылмаларга ут сикерми.  Бәхетсезлеккә китергән сәбәп – электр үткәргечтә кыска ялганыш  күзәтелү.


Нет комментариев